2015 ел яңалыклары һәм чаралары

         

 

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

       2015 елның 21 ноябрендә, балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнене кысаларында, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 14 яшькә җиткән укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Бу көнне үзенең төп документын 8 яшь яшел үзәнле тантаналы рәвештә алды. Паспортны балаларга Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Россия федераль миграция хезмәте бүлеге инспекторы Богатырева Лариса Геннадьевна тапшырды, паспорт алу - бу беренче олы тормышка җитди адым ясау, Россия Федерациясе гражданы исеменә лаеклы шәхес.

      Паспорт тапшыру тантанасында мәктәп укучыларының әти-әниләре һәм якыннары, туганнары тантаналы мизгелләре белән уртаклашырга килгәннәр иде. Барлык кунаклар лаеклы Россия Федерациясе гражданнары булырлар дигән өметтә калдылар.

 

Яшел Үзәндә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

    2015 елның 20 ноябрендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, ЯҮМР ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте, әлеге чара яшел үзәннең шәһәр прокуратурасы базасында узды. Бу көнне яшел үзән халкы квалификацияле түләүсез юридик ярдәм һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге "Родник", прокуратура, нотариаль палатасы, уполномоченныйлары хезмәте  вәкилләре катнашты.

    Моннан тыш, бу көнне ГХАТ бүлегенең үзендә балалар, аларның әти-әниләре һәм опекуннарының дәүләт граждан хәле актларын теркәү өлкәсендә бушлай хокукый ярдәм аларга мөмкинлекләре бар иде.


Яшел Үзән шәһәреннән Засыпкина гаиләсенең атаклы көне
 
2015 елның 26 август Засыпкина гаиләсе өчен истәлекле көн булды. Василий Владимир улы һәм Наталья Николай кызы гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм аның хатыны Г.А.Миннихановлар исеменнән тантаналы кубул итү чарасында катнаштылар. Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан 50 гаилә катнашты. Һәрбер гаилә үзенчәлекле, яшь парлар өчен үрнәк. Республика өчен көчләрен күп түккәннәр.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның вакытлы башкаручының җылы каршы алу катнашучыларны тагын да дулкынландырды.

 


“Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр”
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акция максаты – төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписа пациентларына.
Беренчеләрдән булып акциядә, 2015 елның 15 нче августында никахларын законлаштырган яшь гаилә Иван Валерий улы Шошев һәм Диләрә Габдулла кызы Аглиуллиналар катнашты. Никахлашу тантанасыннан соң, яшь гаилә балаларга исәнлек-саулык теләп кубка акча салды.
Яшел Үзән халкын яшьләрдән үрнәк алып, төрле хәйрия акцияләрендә катнашырга чакырабыз!


«Урам бәйрәме»
Кичә, Васильево бистәсенең ике районында, урам бәйрәме уңаеннан, 2015 елның август аенда гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче гаиләләрне котладылар. Евгений Анатолий улы һәм Валентина Петр кызы Теньковлар, Юрий Алексей улы һәм Фирдания Фатхирахман кызы Кандалинцевлар, Сергей Яков улы һәм Татьяна Павел кызы Сухановлар, Александр Роман улы һәм Надежда Михаил кызы Савченковлар, Алексей Павел улы һәм Любовь Борис кызы Гришинлар гаиләләре 60, 45, 40, 35 һәм 30 ел кулга кул тотынып гомер иткәннәр. Васильево бистәсе җитәкчесе Лилия Виталий кызы Дашевская юбилярларны гаилә бәйрәмнәре белән котлап, мактау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм барышында, Тюрин, Юдин һәм Филатовлар гаиләләрен икече балалары туулары белән котлап, интерактив уенчыклар бүләкләр иттеләр.
“Васильево” дом культурасы концертыннан соң, Васильево бистәсе җитәкчесе Лилия Виталий кызы Дашевская 95 яшьлеге белән Александра Василий кызы Чугуновны, 85 яшьлеге белән Александра Парамонов кызы Тарыгинны һәм 80 яшьлеге белән Александра Степан кызы Чугуновны котлады, аларга корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп бүләкләр тапшырды.

 
 
“Тормыш бүләк ит”
2015 елның 21 июлендә Яшел Үзән район хастаханәсе балалар туу бүлегендә“Тормыш бүләк ит» темасына багышланган түгәрәк өстәл булып узды. Темасы – бала төшерү проблемасы. Тәгәрәк өстәлдә катнаштылар – Елена Александр кызы Тверскова ( Яшел Үзән балалар врачы җитәкчесе), Наталья Николай кызы Рыбенкова (социаль яклау урынбасары), Алла Николай кызы Петрушина (Яшел Үзән шәһәренең хатын-кыз консультация җитәкчесе), Наталья Владимир кызы Астафьева (психолог), отец Сергий (Раифа монастыре урынбасары), Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Марьям Николай кызы Яковлева.
“Түгәрәк өстәл”дә бала төшерү проблемасы, әле дөньяга тумаган балаларның гомерләрен саклап калдыру чараларын булдыру, яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү, ата-ана җаваплылыгын тудыру темасына фикер алыштылар.

 

 
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык
 
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә, үрнәк гаилә - Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә багышланган бәйрәм. Шул уңайдан, 2014 елнын 8 июлендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшь пар Мария һәм Тимур Ганеевлар узләренең мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәде, олы тормышка аяк басты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Е.Н.Романова “бәхетле парларны” жылы суз һәм “гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” символы - акчәчәк бәйләме белән котлады. Яшел Үзән «Единая Россия» җитәкчесе Шмуклерман Алексей Леонид улы кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бәхетле тигез тормыш теләде.


Яшел Үзән шәһәрендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”.
 
8 нче июль көнне Яшел Үзәндә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм яшь талантлы артистлар катнашында, музыка мәктәбе янындагы яңа скверда үтте. Бу көнне шәһәрнең иң танылган гаилә парларын котладылар.Алар – Әхәт Шайхи улы һәм Рәисә Зиннат кызы Садриевлар, Илшат Мазит улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовлар, Валиулла Хафиз улы һәм Майсра Барый кызы Хафизовлар гаиләләрендә 50 елдан артык гаилә стажлары. Тантаналы рәвештә аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Глава урынбасары Фоат Шамсиев Садриевлар гаиләсенә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдылар.


 
Хөрмәтләү булды, "Алтын" юбилярлардан!

07 июль 2015 елның Көне алдыннан " гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык хезмәткәрләре, Башкарма комитет Нижневязовского шәһәр җирлеге яшел Үзән муниципаль районы белән котладылар алтын юбилее гаилә парлары: Терентьевлар Валерий Васиий улы һәм Ираида Сергей кызы; Барсковылар Геннадий Тимофей улы һәм Валентина Павел кызы. 50 ел – ул зур тормыш юлын, ул алар уздылар кулга кул тотынып, создав гаиләне һәм воспитав лаеклы балалар – үтәгән иң мөһиме жизненное билгеләнеше. Чын күңелдән теләделәр, аларга исәнлек-саулык, иминлек, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, якыннары аларга кешеләр, бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм букеты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан туу турында таныклык тапшыру тантанасы
 
2015 елнын 7 июлендә - Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Егоровлар гаиләсе әти-әни булуларын раслаучы нәнинең беренче документы – туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып узды. 2015 елның 20 июнендә гаиләдә икенче ир бала – Мирон туа. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырып, бәхетле тигез тормыш теләде! Чара фотога төшү белән тәмамланды.

Хөрмәтләү "сапфировых" юбилярларны бу Васильево бистәсе башкарма комитетында Яшел үзән муниципаль районы

06 июль 2015 елның Көне алдыннан гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында тантаналар залында Васильево бистәсе башкарма комитеты узды юбилярларны, отмечающих 45 фасыховлар–хатынлы Губернаторовых Николай Иванович, Римма Килделәр. Үз куллары белән безнең юбилярлар салган зур йорт утыртты бер бакчасы, воспитал өч малай һәм алты кыз булыша күтәрергә һәм тәрбияләргә киләсе буын, гаилә Губернаторовых – 13 оныгы. Юбилярлар кулларын куйдылар Китабында гаилә Васильево бистәсе. Котлау сүзләреннән соң, башкарма комитет җитәкчесе Васильево Дашевская Л. В. юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшырды. Супружескую бер-ике җылы һәм трогательно белән котлап, балалары, оныклары. Чара тынычлык атмосферасы белән тәмамланды барысы да, әлбәттә, фотосын истәлеккә.


Татарстан Президенты яшьләр резервы вәкилләре Яшел Үзән муниципаль районында
 
2015 елның 3 нче июнендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә, кадр резервын укыту программа рамкасында,Татарстан Президенты яшьләр резервы килеп китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе М.Н.Яковлева кунакларны ГХАТ бүлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Делегация вәкилләре бик кызыксыну белән тыңлап, никахлашу, аерылушу һәм туу динамикасы турында үз сорауларын бирделәр. Очрашу кунакларга никахлашу тантанасын күрсәтү белән тәмамланды.

 
«Ярата белу – узе бер бәхет»
 
2015 елның 26 нче июньдә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәис Идрис улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар.



 
Яшел Үзән муниципаль районнында иганәчелек “Гаилә учагы” акциясе
Яшел Үзән яшьләре “Гаилә учагы” акциясендә бик теләп катнаштылар. Максаты – каты аврый торган балаларга ярдәи итү. (Анжела Вавилова исемендәге фонд). 26 июньдә Яшел Үзән муниципаль районы ГХТА бүлегендә Валеев Радик һәм Вилкова Регина пары гаилә учагын символик “Мәхәббәт корабы”н тантаналы рәвештә бүләк иттеләр.
 


«Мин-Россия гражданы»!
 
12 июньдә илебездә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе билгеләнеп үтә – Россия Көне. Буген 10 нчы июнь көнне Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, җиде яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС инспекторы О.В.Петрухина һәм ГХАТ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Е.Н.Романова тапшырдылар. Бу көн яшь-усмерләрнең хәтерләрендә мәңгегә истә булачак дип ышанып калабыз.


 
Гаилә көнендә - сертификат
 
Гаилә көне уңаеннан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу – олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып усуен тели. Уз чиратында, дәуләт куп балалы гаиләләрне ана капиталы белән ярдәм итеп тора. Икенче балалары туган, 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсе вәкиле Л.А.Сапарова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчкә бәйләме белән тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. Ин мөһиме, кечкенә нәниләр ата-аналарны куандырып кына, лаеклы гражданнар булып уссеннәр.

 

 
«Алтын хәзинә»
 
2015 елның 15 нче мае – гаилә көне. Шул уңайдан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче –Петр Константин улы һәм Екатерина Степан кызы Десятниковлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасыры Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар. Шулай ук аларга Яшел Узән башлыгы А.В.Тыгин исеменнән «рәхмәт хаты» тапшырылды. Бу искиткеч бәйрәм - балалар, онык-оныкчылар, туганнар, дусларны бергә жыеп, шәһәребезнен “алтын” юбилярларын котлады. Яшел Узәннең “алтын “хәзинәсе” бәйрәм белән!


 
Җиңү көне алдыннан Яшел Үзән районнында бриллант туй билгеләнеп үтте
 
      8 нче май Бөек Җиңү көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бриллиант” парлар – Федор Павел улы һәм Вера Александр кызы Алексеевлар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын билгеләп утәләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Хезмәт стажлары  икесенә 90 елдан артык. Гаилә хезмәт ветераны исеменә лаек. Алексеевлар гаиләсе өч бала тәрбияләп устергән, 6 онык һәм 9 оныкчалары сөендерә. Өйләрендә һәрвакыт бер-беренә мәхәббәт һәм хөрмәт яши. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Загитова Р.Ш. җылы сүзләр белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы А.В.Тыгиннан рәхмәт хаты һәм баллы бүләк тапшырды.



Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру.
 
05 нче майда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, сигез яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларны, Яшел Узән “Боевое братство” оешмасының вәкиле Афлятунов Р.Г, “ОМВД Яшел Узән районы буенча” ветераннар советы Карин А.М. әлеге сөенечле вакыйга белән котлады. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС булеге житәкчесе урынбасары М.Г.Камалова тапшырды.


Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ата - ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы
 
2015 елның 10 нче апрелендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык нәниләрне “туган көннәре” белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.


Малиновский гаиләсенә «70 ел Җиңү” медален тапшыру тантанасы

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсендә Бөек Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. “70 ел Җиңү” хәтер медален 12 ветеранга тапшырдылар. Алар арасында Николай Михаил улы һәм Зинаида Яков кызы Малиновскийлар гаиләсе дә бар иде, Николай Михаил улы – Бөек сугыш ветераны, Зинаида Яков кызы – тыл хезмәткәре. 1946 елда, сугыштан соң, Зинаида Яков кызы туган көнендә, ГХАТ бүлегенә гариза бирделәр, 2016 елның 19 февралендә 70 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсе җитәкчесеннән, совет ветераннарыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде . Культура йорты музыкаль номер бүләк итте.



 

Яшел Үзән бала тудыру йортында туу турында таныклык тапшыру
 
Бүген 2015 елның 7 нче апрельдә сәламәтлек көне уңаеннан, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Ләйлә Хабирова Яшел Үзән бала тудыру йортында бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә туу турында таныклыкны тапшырды. Яңа туган сабый -Тюгаев Павел Евгений улы - 2015 елның 31 нче мартында сәгать 16:03 дөньяга аваз сала. Евгений Михаил улы һәм Оксана Валерий кызы Тюгаевлар гаиләсендә батыр малай 52см, 3.42 авырлык белән көтеп алынган өченче бала. Бу гаиләдә ике кыз бала бар инде. ГХАТ хезмәткәре яшь ата-анага чын күңелдән бәхет-шатлык теләде, ә кечкенә Павлушага – сәламәтлек, якты киләчәк.



2015 елның 28 мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Хәбибулла улы Рәхимулла һәм Талип кызы Фәния Гыйбадуллинар гаиләсен 2015 елның 10 мартында билгеләп үткән “алтын” юбилейлары белән тәбрикләделәр. Рәхимулла абыйның хезмәт юлы Горький исемендәге завод белән бәйле. Ул заводның12 цехында расточник булып эшли. Фәния апа Серго заводының 15 цехында хезмәт итә. Гомуми алганда аларның хезмәт еллары 70 елга тула. Күпьеллык намуслы хезмәт иткән өчен алар икесе дә хезмәт Ветераны исеменә лаек булалар. Хәбибулла улы Рәхимулла социаль ярышларның җиңүчесе, “Рәсәй флотына 300 ел” дигән медаль белән бүләкләнә.Гыйбадуллиннар ике бала үстергәннәр, ике мөлаем оныклары усеп килә, бергә 50 ел тату тормыш юлы узган гаилә. Үткән еллар дәверендә күпме яхшы эшләр эшләнгән. Мондый гаиләләр – чын горурлык. Шушы парга карап чыннан да “алтын кешеләр” дип әйтесе килә. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны гаилә бәйрәме белән җылы тәбрикләп, аларга шәһәре башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.


 
 
“Хәйрия елы – 2014”

Кичә, 25.03.2015 елда, Казанда “Хәйрия елы – 2014” конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бәйрәм чарасы “70 ел Бөек Җиңү көне 1941-1945” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы белән башланды. Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә юбилей медальләрен тапшырды. “ Без һәрвакыт тарихыбызны, безнең киләчәгебез өчен җан аткан каһарманнарыбызны белеп яшәргә тиеш” диде Р.Миңнеханов. Бүләкләгәннәр арасында Ахат Тахият улы һәм Анваря Сафиула кызы Латыповлар гаиләсе дә бар иде. Алар Яшел Үзән муниципал районы Айша авылыннвн. 68 ел бергә гомер иткән, 5 бала – ике малай һәм 3 кыз- тәрбияләп устергән гаилә. Ахат Тахият улы – Бөек Җиңү сугышында катнашкан. 1942 елның 19 сентяберендә Совет армиясенә чакырыла. 1943 елның мартында “Курская дуга”га эләгеп, каты яралана. Госпитальдан өйгә - Алпарово авылына җибәрәләр. Кладовщик булып эшли, аннан МТСта механик булып. Яхшы эше өчен грамоталар белән бүләкләнгән. Хатыны һәрвакыт янында терәк, таяныч булып йөргән. Тыл ветераны, “Ветеран хезмәте” бар. Айша авылында 40 елдан артык гомер итәләр. Хәзерге вакытта 6 оныгы һәм 9 оныкчалары бар. Озын, сәламәт гомер сезгә, ветераннарыбыз!
 

«Юбилей бриллиант белән балкый»

8 нче март хатын-кызлар бәйрәм көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бриллиант” парлар - Николай Федор улы һәм Наталья Алексей кызы Лебедевлар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын билгеләп утәләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Николай Федор улы Яшел Үзән шәһәренен шпал заводында йөкче булып, ә Наталья Алексей кызы исә 2 нче тегү фабрикасында хезмәт иткән кешеләр. Хезмәт стажлары икесенә 80 ел. Гаилә хезмәт ветераны исеменә лаек. Лебедевлар гаиләсе ике кыз бала тәрбияләп устергән, 4 онык һәм 2 оныкчалары сөендерә. Өйләрендә һәрвакыт бер-беренә мәхәббәт һәм хөрмәт яши. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җылы сүзләр белән рәхмәт хаты һәм баллы бүләк тапшырдылар.


 
 
2015 елның 18 февраленда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында үсеп килүче буынга 14 яшь тулу һәм Ватанны яклаучылар көне бәйрәме уңаеннан Рәсәй Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне 6 мәктәп укучысы үзләренең тормышында иң беренче олылар документы – паспорт алдылар. Бу көнне аларны тәбрикләргә ати-эниләре һәм дуслары килде, чөнки бу тантана горурлык өчен сәбәп. Гимн музыкасы, алкышлар һәм тантананың бәйрәм атмосферасы яшь үсмерләрдә гражданлык җаваплылыгы үсүен һәм үз Ватанына карата горурлыкны тагын да көчәйттеләр.
Тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы УФМС бүлеге җитәкчесе урынбасары Камалова Миләүшә чыгыш ясады. Яшь үсмерләргә паспортларны Татарстан Республикасы пожарга каршы федераль службасының 8 отряд җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Суржко Татьяна тапшырды. Мероприятиядә шулай ук элек Украина гражданы булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Чибирев Сергей Иван улына да Рәсәй гражданы паспорты тапшырылды.
 

 

Яшел Үзән шәһәрендә - гашыйклар көне.

14 нче февральда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 24 парга тантаналы рәвештә язылышу турында таныклык тапшырдылар. Никахлашу залы йөрәк рәвешендәге кып-кызыл шарлар белән бизәлгән. Барлык кунакларда күтәренке, бәйрәм кәефе иде. Изге Вәли көнен яңа гаилә туган көне белән билгеләп үтү романтик күренеш. Астрологлар фикеренчә, бу көнне яңа гаилә төзү өчен уңайлы вакыт. Изге Вәли – гашыйклар көне уңаеннан, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәрбер парга кечкенә «вәлиләр» бүләк иттеләр.


Альбина Шавалеева Яшел Үзән шәһәрендә
13 нче февральда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Альбина Шавалеева Яшел Үзән шәһәренә визит ясады. Килү максаты – Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә урнашкан ГХАТ бүлеге оешмасының эшләү шартлары белән танышу.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе “Ел хатын-кызы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы” республика конкурсында жюри әгъзасы булып катнашты. Быел әлеге конкурс уналтынчы тапкыр уза. Конкурста тугыз район катнаша, алар унбер атауда иң гүзәл затларны барлык яктан күрсәтәчәкләр.
Яшел Үзән районыннан унбер кеше катнаша. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләп калабыз!

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 июне, 14:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International