"Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышы ябылырга мөмкин

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге тукталыштан билетсыз утыручы пассажирлар шәһәр яны пассажирлык компаниясенә аена 80 мең сум зыян китерә.

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Шәһәр яны поездларының Зөя-Яшел Үзән участогында йөрүче маршрутының 753 чакрым тукталышы зыянга эшли. Билетсыз йөрүче пассажирлар аена 80 мең сум зыян китерә. Шул уңайдан, әлеге тукталыш эшчәнлеген туктатырга мөмкин.  Бу хакта "Татар-информ"га әлеге тукталышка ясалган рейд вакытында "Содружество" пассажирлык компаниясенең  халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов әйтте.

Аның сүзләренчә, әлеге станциядә электричкага көненә 200-250 кеше утыра. Шуларның өчтән бере генә юл хакын түли. Платформада билет кассасы эшләсә дә, пассажирлар бушка йөрүне кулай күрә. Чөнки күбесенә бары бер генә тукталыш - "Идел күпере посты" станциясенә кадәр генә барасы.

"753 чакрым" тукталышыннан "Идел күпере посты" тукталышына бару бәясе - 22 сум. Әлеге араны электричка ике минутта үтә, шунлыктан контролер һәр "куян"ны тикшереп чыга алмый.

"Кызганычка, тиешле чаралар күреп торылса да, билетсыз йөрүчеләр проблемасы кимеми һәм кайбер тукталышларда актуаль кала бирә. Әлеге тукталышта бу проблема аеруча да сизелә", - диде Еремцов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, билетсыз йөрүчеләрне тагын "Идел" посты, "Зөя", "Васильево" тукталышларында очратырга була.

"Бу станциядә касса 2015 елдан эшли башлады. Әйтергә кирәк, түләп йөрүче пассажирлар саны узган ел белән чагыштырганда 30 процентка ким", - диде Николай Еремцов.

Шунысын әйтергә кирәк: 2014 елда бу тукталыш инде эшчәнлеген туктаткан була. Әмма пассажирлар тарафыннан килгән шикаятьләр нәтиҗәсендә, аны кабат ачалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International