Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә ремонттан соң кизү тору часте ачылды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

28 мартта Россиядә эчке эшләр министрлыгының кизү тору часте оешу көне билгеләнә. Быел бу хезмәткә 100 ел тулды.

Шушы бер гасырлык юбилей уңаеннан Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена ремонт ясалды.

Үзгәртеп корылган бүлекне ачу тантанасы 30 мартта булып, анда ТР Эчке эшләр министрлыгының оператив идарә җитәкчесе полиция полковнигы  Дмитрий Лопарев катнашты.

Бу бүлекчәдә эшләүче хезмәткәрләр  җинаятьчеләрне үзләре тоткарлап  йөрмәсә дә, зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге һәм гомере еш кына аларның һөнәри осталыгына бәйле. Хәбәр алган кизү торучы  ситуациянең нинди булуына карап саналган минутлар эчендә  вакыйга чыккан урынга наряд җибәрергә тиеш. Шуңа күрә бу хезмәтне эчке эшләр бүлегенең йөрәге дип атыйлар.

Ремонтланган частьтә хәзер бөтен уңайлыклар тудырылган.

Тулырак язманы газетабызның җомга санында укырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International