Туп тибәргә яратучылар игътибарына

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Яшел Үзәндә “Күн туп – 2018” футбол турниры старт ала.

16-30 апрельдә В.Колотов исемендәге “Комсомолец” стадионында Яшел Үзән районы буенча “Күн туп – 2018” ачык беренче турнир уза. Турнирда Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәбе укучылары катнаша ала. Яшь футболистлар өч яшь төркемендә көч сынашачак.

*Зурлар – 2003-2004 елгылар;
*Урта яшьтәгеләр – 2005-2006 елгылар;
*Кече яшьтәгеләр – 2007-2008 елгылар.

Катнашу өчен команда 16 апрельгә кадәр табиб һәм мәктәп директоры раслаган заявканы 3нче яшүсмерләр спорт мәктәбенә алып килергә тиеш.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, ярыш ФИФА кагыйдәләре буенча уза. Призлы урын алган командалар диплом һәм истәлекле медаль белән бүләкләнә, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International