«Кичер мине, әнкәй!»: елатты да, көлдерде дә

2018 елның 20 апреле, җомга

«Кичер мине, әнкәй!» – язучы Рабит Батулла әсәре буенча куелган спектакльнең исеме үк, ана белән бала арасында нәрсәдер булганын аңлата шикелле.

Инде күптән, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры куйган әлеге спектакльне, бигрәк тә якташларыбыз Фернат Насыйбуллин белән Илфат Гыйбадуллин катнашканга, бик көтә идек. Әлеге гыйбрәтле, тәрбияви яктан бик актуаль булган моңсу комедияне күрү бәхетенә без дә ирештек.

Әсәрнең эчтәлеге кыскача болайрак: Миңзифаның сеңлесе Дилфүзә йөргән егетеннән балага уза, аны тапкач, апасына калдыра да, уналты ел буе баласының ничек үскәнен, барлыгын да белмичә читтә яши, кияүдән-кияүгә йөри. Инде менә соңгы иреннән бәби таба алмагач, баласын алырга кайта, тик инде, малай ...егеткә әйләнгән була шул.

Миңзифага (Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова), сеңлесенең улы Миргаянны (Илфат Гыйбадуллин) үстерергә туры килә.

Әле җитмәсә, барлык авылдашлары аңа, нахак сүзләр әйтеп, уйнаштан бала тапкан, диеп кимсетә. Ялгыз, әле тормышка чыгып та карамаган саф кызга бу сүзләрне күтәрү җиңелләрдән булмый, ә иң авыры ятим үскән, барысыннан да кагу-сугулар кичергән Миргаянга төшә. Әсәрнең авторы Рабит Батулла, Миргаян образы аша, ятимнәр җилкәсенә төшкән авырлыкларны, кимсетелүләрне тормыш сынаулары үтеп, чыбыркы «ашап» үскәннәрен күрсәтергә тели кебек. Сабыр булса да, каты холыклы Миңзифага, тырыш, куллары алтын, ярдәмчел Әбүбәкер гашыйк булып йөри.

Әбүбәкер роленә авылдашыбыз Фернат Насыйбуллинны сайлап алулары юкка гына түгелдер, чөнки Фернат та матур җырлый, гармунда уйный, юмор хисе дә юк түгел. Бераз гына тотлыга торган роле дә бик уңышлы, ул сәхнәгә чыгуга көчле алкышлар белән каршы алулар да, авылдашыбызга карата булган хөрмәт хисләрен арттырды, залда утырган әти-әнисе, туганнары да аның өчен горурлык хисләре кичергәннәрдер. Йөзе, килеш-килбәте белән үк игелекле, уңай рольләргә туры килеп торучы Фернатны без «Нигез ташлары» спектаклендә дә яратып калган идек. Үсмер егет ролендәге Миргаянны уйнаучы Илфатны да әлеге спектакль аша  хәтерләп калдым.

Ул вакытта, апа, мин Ачасырдан бит, дигән сүзләре бик якын булып китте, үзебезнекеләр бит. Миргаян ролендә, әле яшь булса да, бик оста уйнавына сүз юк, афәрин генә, диясем килә. Кыс­касы, көлдек тә, еладык та, сокландык та.

Бик талантлылар икән, кариевчылар, барысын да санап тормыйм, алай да яшь кызны уйнаучы, сәхнәдә очып кына йөрүче Альбина Гайзуллинаны атап китмәсәм, үпкәләтермен төсле.

Спектакль тәмам. Фернатыбыз рольләрдә уйнаган артистлар белән таныштыра. соңыннан, гади генә, үзебезчә генә итеп, һәм мин, ди! Әйе, ул безнеке, авылыбызның талантлы егете Фернат Насыйбуллин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International