Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводка яңа директор билгеләделәр

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

Предприятиене элек генераль директор урынбасары вазифасын башкарган Александр Карпов җитәкләячәк.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводка яңа директор билгеләделәр. Хәзер предприятиедә элек генераль директор урынбасары вазифасын башкарган Александр Карпов җитәкчелек итә.

Элеккеге генераль директор “Ак Барс” судно төзелеше корпорациясе җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Корпорация бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International