Яшел Үзән юллары биш программа нигезендә ремонтлана

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

«Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау» программасы буенча быел Яшел Үзән районы территориясендә «Норлат-Акъегет», «Күгеш-Әрә», «Коры елга-Берновые Кавали» юлларын һәм Гөбенә елгасы аша салынган күперне ремонтлау планлаштырыла. Бу эшләрне башкару 89 млн. сумга төшәчәк.

«Автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны, үлчәү контроль мәйданчыкларын карап тоту, төбәк өчен әһәмияткә ия юлларны ясалма яктырту» программасы буенча төбәк әһәмиятендәге юллар һәм күперләрне тотуга 97 385 175 сум акча күчерелгән. «2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль программасы кысаларында «Казан–Йошкар-Ола» – Олы Күлбаш-Дөбъяз – Кече Ключи» автомобиль юлын төзү планга кертелгән. Бәясе шактый саллы – 40 532 463 сум. Әлеге шатлыклы яңалыкны эшлек­ле дүшәмбе киңәшмәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Котельниковҗиткерде.

Гомумән быел юлларны төзекләндерү биш программа нигезендә барачак.
«Яшел Үзән районы торак пунктлары юл-урам челтәрен ремонтлау». Әлеге программа буенча җирле әһәмияттәге грунт юлларына вак таш җәю карала. Аны гамәлгә ашыру өчен республикадан 50 млн сум акча күчерелгән. Бу прог­раммага шәһәрнең шәхси секторы һәм җыеннарда сораган, «Халык контроле» системасына еш мөрәҗәгать иткән, авыл җирлеге башлыгы заявкалары буенча объектлар кертелгән. Мәсәлән, Березовая урамы, Олимпийский тыкрыгы, районда Васильево, Карамалы Тау һәм башка авыл җирлекләренә бәхет елмаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International