Кайгы көне алдыннан яшел үзәнлеләр “Хәтер шәме”н яндырачаклар

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Хәтер һәм кайгы көне  алдыннан Яшел Үзәндә “Хәтер шәме” митингын үткәрү традициягә керде.  Чара 21 июньдә Җиңү паркында 21 сәгатьтә була.

Акция кысаларында  яшел үзәнлеләрне  шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары көтә. Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар шәһәр күлендә Бөек Ватан сугышында башларын салган сугышчылар  истәлегенә  истәлек уты кабызачак.

1941 елның 22 июнендә  фашист илбасарлары белән сугышта ятып калучыларны искә алу өчен  барлык яшел үзәнлеләрне чакырып калабыз..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International