Яшел үзәнлеләр җиңү волонтерлары

2018 елның 22 июне, җомга

"Кызыл канәфер" ("Красная гвоздика") ул – һәлак булган геройлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган сугыш ветераннарына рәхмәт символы.

Битараф булмаган һәр кеше 22 июнь көнне күкрәгенә значок тагып, илебезне яклап башларын салган каһарманнарны онытмавы һәм бүгенге ветераннарга ярдәм итеп яшәве турында белгертә. Акция шәһәр базары һәм "Мирный" бизнес үзәге янында уза. Ул 5-22 июнь көннәре дәвамында бара. үзләреннән өлеш кертергә теләгән һәркем волонтерлардагы әрҗәләргә 50 сумнан да ким булмаган сумманы сала һәм канәфер чәчәге сатып ала. Җыелган акча "Җиңү волонтерлары" ("Волонтеры Победы") фондына тапшырыла. Бүген акциянең соңгы көне, акча тупланган кейслар ябыштырыла һәм Казанга озатыла.

– Яшел Үзәнлеләр әлеге игелекле акциядә бик теләп катнаша. Бүгенге көндә 178 канәфер чәчәге инде сатылды. Бу сан әле үсәчәк, әлбәттә. Акциядә яшьләрнең актив катнашуын күрү, бигрәк тә күңелне күтәрә,  – ди яшьләр сәясәте җитәкчесе урынбасары Олеся Юшкова.

"Кызыл канәфер" акциясенә Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да бик теләп кушылды.  Безнең редакция шулай ук, бу акциядә катнашты. Дөньяның яхшы якка үзгәрүен теләсәң – үзеңнән башла, диләр бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International