Хезмәт ярышы

2018 елның 13 июле, җомга

Һәр оешманың үз кагыйдәләре булган кебек, «А.М.Горький исемендәге завод» АҖнең дә иң тырышларны билгели торган үз бәйгеләре бар.

Шушы көннәрдә биредә 2018 елның 2 кварталында иң тырыш цех, бүлекләрне билгеләделәр. Ярышлар буенча нигезнамәгә ярашлы рәвештә заводның структур тармаклары арасында хезмәт ярышында беренчелекне  түбәндәгеләр алды.
Судно төзүче цехлар арасында – 18нче, машина төзелеше цехлары арасында – 4нче, ярдәмче цехлар арасында – 115нче, предприятие бүлекләре арасында ОГЭ бүлеге беренче урынны алды.  Беренче өч урынны алучыларга акчалата бүләкләр тапшырыла. Кемегез кайсы цехта эшли? Котларга менә дигән сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International