Яшел Үзәндә һәм Васильевода көзгә кадәр кайнар суны өзәргә мөмкиннәр. Сәбәбе – бурычлар!

2018 елның 13 июле, җомга

Элек коммунальщиклар һәм ресурс оешмалары хезмәтләрне бик сирәк кенә туктаткан булса, хәзер бу норма булып санала, ул гына да түгел, түләмәсәң – утсыз, газсыз һәм кайнар сусыз утырырга мөмкинсең. Теләсә кайсы хезмәтне – газны, электр утын, кайнар суны һәм хәтта канализацияне дә өзәргә мөмкиннәр.

– Хөкүмәтнең 354нче карары  бар,  аның буенча әгәр 1 хезмәткә  норматив буенча исәпләгәндә 2 айлык күләм суммасыннан артык бурычың  бар икән, «коммуналка»ны туктатырга мөмкин, – ди ЯҮМР ТКХ Департаменты  җитәкчесе Илья Благовещенский.
– Сумнарга күчергәндә бу күпме?
– 50 кв. м мәйданлы типовой ике бүлмәле квартирның чегы 3000 сум. Димәк, шуңа ярашлы,  бурыч 6000 сумнан артып китә  икән, хезмәтне туктатырга мөмкин дигән сүз.
Ешрак электр утын өзәләр. Электрик килә, подъезд щитогыннан  чыбыкны өзә, изоляцияли һәм пломба сала. Әгәр кеше үз белдеге белән чыбыкны тоташтыра икән,  аңа шактый гына штраф салына. Бурычлы  караңгыда  телевизорсыз һәм телефонсыз калуның нәрсә икәнлеген белә. Соңгы  вакытта республикада бәдрәфкә чыгу мөмкинлеген туктату популярлаша  башлады. Моны эшләүнең әлләни авырлыгы  юк, бурычлының фатирына керми генә  башкарырга була. Канализация  стоягы аша  бурычлы фатиры туалетына  заглушка гына куялар. Фатирда яшәүче  тулысы белән бурычын каплагач һәм тагын бригада эше өчен  өстәмә 6 мең сум түләгәч, заглушканы ике тәүлек дәвамында  салдыралар. Перспектива нинди – көнкүреш уңайсызлыкларын үзегездә татыйсыгыз килмәсә,  вакытында түләгез. Яки идарә компаниясе  белән бурычны  аз-азлап түләү турында  килешү төзегез, кагыйдә буларак,  рассрочканы ярты елга бирәләр. Әгәр инде «коммуналканы» түләү өчен акчагыз җитмәсә,  субсидия  алу өчен мөрәҗәгать итегез: ул ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр гаиләнең тулаем  табышының 22 процентыннан артып киткән очракта бирелә. Мондый мөмкинлектән илебездә 30 млн кеше файдалана. Ә Яшел Үзәндә  бу сан 1588. Әмма  мәҗбүри шарты бар –  башта бурычыңны капларга кирәк,  бары тик шуннан соң гына субсидия алу өчен мөрәҗәгать итәргә була, югыйсә, бернәрсә дә бирмәячәкләр.

Барысы да зыян күрәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International