Тыелган матдәләр исемлеге үзгәртелә

2018 елның 13 июле, җомга

РФ Хөкүмәте карары белән агымдагы елның июненнән наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольне камилләштерү максатыннан исемлеккә үзгәрешләр кертелгән.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Александр Михайлов сүзләренә караганда, I исемлеккә фенилпропанамид (бензилфентанил), метилгидрокиламин, дифенил, метанол, корбоксамид һәм алардан ясалган матдәләр кертелгән. Психотроп матдәләрдән бу исемлектә хлороквалон, нитрометаквалон, этаквалон бар.
 II исемлек тә киңәйтелгән. Аңа дигидротебаин һәм адрафинил кергән. Яңа матдәләрдән – апробарбитал, браллобарбитал, квазепам, фоназапам, кноназолам, флуразепам.
Шулай ук РФ Җинаятьләр Кодексын куллану максатыннан бу матдәләрнең зур һәм аеруча зур күләме дә билгеләнгән.
Әлегә закон үз көченә кертелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International