Исерекләр “Тоннель”дән чыга алмый

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 11 июльдә Васильевода “Тоннель” профилактик операциясе уздырганда 40 автомобильне тикшергән.

Мондый чараларга гадәттә юл хәрәкәтендә катнашучыларның 90 проценты җәлеп ителә. Практика күрсәтүенчә, мондый тикшерүләрдә рульгә исерек хәлдә утыручылар да ачыклана. Нәтиҗәдә 11 закон бозу очрагы ачыкланган. Алар исәбендә иминлек каешын кимичә йөрүчеләр булган – 4 очрак, 1се алгы тәрәзәләре тонировкалану сәбәпле тоткарланган. ОСАГО полисы булмаган килеш юлга чыгып китүчеләр дә ачыкланган. Ә менә “ВАЗ-2114”автомобилен йөртүче 52 яшьлек ир алкотекторда тикшерүдән баш тарткан. Закон нигезендә аңа административ  материал төзеп, автомобилен махсус тукталышка куйганнар. Бу машина йөртүче хәзер 1 ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә һәм 30 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International