Иң тәмле кайнатма кемнеке?

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Шәһәр көне уңаеннан «Әбием кайнатмасы –2018» бәйгесе игълан ителә.

Сез үз бакчагызда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәсез икән, алай гына түгел, төрле кайнатмалар ясарга яратасыз икән, бу бәйге сезнең өчен. «Әбием кайнатмасы-2018» бәйгесендә һәркем катнаша ала. Моның өчен яшелчә яисә җиләк-җимештән ясалган варенье­ны башкаларга да күрсәтергә кирәк. Жюри әгъзалары гына түгел, ә килгән бәйрәм кунаклары да авыз итеп караячак.
Заявканы kmc-zel@mail.ru электрон почтасына юллагыз, сорауларыгыз булса, 8(84371)5-61-51 телефонына шалтыратыгыз. Бәйгедә аерым гына да, гаилә белән дә катнашырга була. «Әбием кайнатмасы-2018»  бәйгесендә катнашучылар диплом һәм бүләкләр, ә җиңүче кыйммәтле призга лаек булачак. Йә, кайсыгыз әзер, юк икән, әле вакыт бар!

Илсөя Завилейская фотосы архивтан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International