30 августта Республика көнен һәм шәһәр көнен бәйрәм итәбез

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Шәһәрдә кайда һәм нәрсә булачак?

 

 

10.00 – Көндезге бәйрәм чаралары Шәһәр күлендә башлана.

11.00 – Мирный  бистәсендә, “Акварели” торак комплексында – яңа сквер ачу тантанасы.

12.00 – Мирный бистәсенең “Столичная урамында “Башкала аллеясе” ачыла.

13.00 – Юность урамындагы иҗат үзәгендә  спорт музеен ачу тантанасы.

15.00 – Театр мәйданчыгында – җәмәгать туклануы предприятиеләре фудкорты.

15.30 – Музыка театры янында “Яшел Үзән – миллион чәчәк шәһәре” проекты кысасында “Чәчәкләр патшасы” бәйгесе. Төп приз – Сочига путевка.

16.00 – “Мактау һәм хөрмәт” скверында “Шәһәрнең Мактаулы гражданины” исемен бирү тантанасы.

Көндезге чараларны “Чәчәкләр юлы” автойөрү тәмамлый.

16.00 – “Ракушка” сәхнәсендә – яшь музыкантлар чыгышы. Тарихи-мәдәни мирас музее мәйданчыгында – Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге программасы.

16.00 – “Авангард” КСКда  спорт чаралары.

17.30 – “Комсомолец” стадионында – футбол матчы.

18.00 – Төп сәхнәдә  бүләкләүләр, концерт программасы.

22.00 – Пиротехник шоу.

 Фото https://infourok.ru/prezentaciya-na-temu-moy-gorodzelenodolsk-1809273.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International