«Снегоход» операциясе башланды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

“Снегоход” профилактик операциясен Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә уздыра. Рейдлар Яшел Үзән районында 14 гынвардан 7 мартка кадәр дәвам итәчәк.

-Операциянең максаты – тагын бер кат карда йөрү техникасы (снегоход) ияләренә әлеге транспорт чарасының төзеклеге, аңарда йөрү куркынычсызлыгы, тирә-юньне саклау таләпләрен сакларга кирәклеге турында исләренә төшерү, - дип ассызыклыйлар Гостехнадзорда.
Ведомствода, шулай ук, карда йөрү транспортын йөртүчеләрне аларны рәсмиләштерү һәм техник тикшерү узу зарурлыгы турында да кисәтә. Моннан тыш, үзегез белән һәрвакыт транспорт чарасын йөртергә хокук бирү таныклыгы булуы шарт.

ЯҮМР Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International