Яшел Үзән районында Хач ману оештырылган урыннар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Районыбызда христиан динендәге милләттәшләребезнең зур бәйрәме Хач ману (Качману – Крещение Господне) башлана. Һәм шул уңайдан 19-21 гыйнварда төрле чаралар уздырыла. Ә коену өчен махсус булдырылган урыннар түбәндәгеләр:

 

-19-21 гыйнвар - Раифа Богородица ирләр монастыренда (Раифа бистәсе)
-19 һәм 20 гыйнвар – Архиерей Подврьесы (Ильинское авылы)
-19 һәм 20 гыйнвар – “Грузинская” Тәңре анасы иконасы чиркәве мәхәлләсе (Осиново бистәсе)
-19 һәм 20 гыйнвар - «Воздвижение креста Господня» чиркәве мәхәлләсе (Васильево бистәсе)
-19 гыйнвар – 6нчы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе “Бригантина”, Андрей Первозванный храмы
19 һәм 20 гыйнвар - “Дельфин” шифаханәсе, “Отрада и Утешение” Тәңре анасы иконасы храмы.
Хач ману көнендә яшел үзәнлеләрне Садовый бистәсеннән Раифа Богородица ирләр монастыренә кадәр пассажир автотранспорты белән йөртү оештырылачак.

Илсөя Завилейская фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International