Юлда тагын корбан

2019 елның 17 мае, җомга

Хәзер җәйге вакыт һәм күз күреме дә әйбәт булуга карамастан, юл-транспорт фаҗигаләре әледән-әле чыгып тора.

Менә тагын бер юл корбаны. Бик кызганыч: автомобильчеләр дә, җәяүлеләр дә гомерләрен кыл астына куя.

16 майда иртәнге җиделәр тирәсендә Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 123нче чакрымында “ВАЗ 111830” автомобилен йөртүче Яшел Үзән ягыннан Казанга таба барганда уң яктан юлны йөгереп чыгып килгән җәяүлене бәрдергән.  Нәтиҗәдә җәяүле шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлгән. Хәзер кемнең күпмегә гаепле булуын тикшерүчеләр ачыклар. Әмма кеше гомерен кире кайтарып булмый.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International