Үзебездәгеләр җитмәгән, чүпрәледән килеп кыйныйлар

2019 елның 21 июне, җомга

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 38 яшьлек чүпрәле­легә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

 

Суд әлеге килмешәкне, хулиганлык нияте белән кыйнау, физик көч кулланып кешегә зыян салып җи­наять кылган өчен гаепле дип тапты (РФ Җинаятьләр кодексы, 116 маддә). 
Суд эскәмия­сендә утыручы, исерек баштан Яшел Үзәндәге бер йортның подъездына кереп, юк кына нәрсәне сәбәп итеп, биредә яшәүче, үзенә таныш булмаган хатынга бәйләнеп, низаг куптара. Кызып китеп, уң кул йодрыгы белән аның битенә суга, хатын авыртуга түзә алмыйча, идәнгә чүгә. Шуннан соң дөньядагы әшәке сүзләр белән сүгенеп, аны йодрыклары белән башына, битенә, җилкәләренә һәм аркасына кыйный башлый.
Зыян күрүче, алга таба да кыйналудан куркып, фатирына кереп качмакчы була, әмма исерек ир аның белән кереп өлгерә һәм аркасына аягы белән тибә. 
Җинаятьче үз гаебен таный. Суд аны шартлы рәвештә 3 ел сынау срогы белән 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итте. 
Инде хәзер үзең яшәгән подъездларга керергә дә кот очып торсын икән! Үзебезнең эчкечеләр генә җитмәгән, әллә кайлардан килеп бусагаң төбендә кыйнап китсеннәр әле! Юкка гына әйтмәгәннәр инде, исереккә сәлам бирмә, бирсә дә – алма, дип. Монда кисәтү ясау турында сүз дә бармый әле, бары тик сәлам бирү турында...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International