Шәһәр пляжында коенырга ярамый

2019 елның 21 июне, җомга

Яшел Үзән шәһәр пля­жында вакытлыча коенырга ярамый. Тиешле карарга бу атнада район Башкарма комитеты җитәкчесе кул куйды.

Тыюның сәбәбе булып, суның микробиологик күрсәткечләр буенча санитар норма шартларына туры килмәве тора. Пляжда коенырга ярамауны кисәтүче белдерүләр эленәчәк һәм рейдлар уздырылачак, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International