Ялгызларга ярдәм

2019 елның 23 августы, җомга

Санлы эфирга күчкәндә гражданнарның социаль якланмаган категориясен адреслы яклау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендә “Санлы телевизион тапшырулар сигналларын кабул итү өчен телевизион приставка яисә телевизион антенна сатып алу чыгымнарын каплау турында” 574нче карары чыкты.

Компенсация санлы телевизион приставка яисә телевизион антеннаның факттагы бәясе, әмма һәр җиһаз буенча 1000 сумнан артмаган күләмдә биреләчәк.

Компенсация алу хокукы түбәндәгеләргә бирелә:

  • баласы өчен ай саен пособие ала торган җан башына уртача табышы яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә;
  • баласы өчен ай саен пособие алучы җан башына уртача табышы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган инвалид балалары булган гаиләләргә;
  • җан башына уртача табышы 20 мең сумнан артмаган 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торган гаилә);
  • җан башына уртача табышы 20 мең сумнан артмаган ялгыз инвалидларга (инвалидлардан торган гаилә).

 

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моның өчен табышны ачыклый торган документлардан тыш, санлы телевизион приставка яисә антенна алганга түләгәнне раслаган документлар да таләп ителә. Шул ук вакытта баласына ай саен түләнә торган пособие ала торган гаиләләргә табышы турында документ алып килү таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International