Без Сезнең белән көчле!

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Кыр-басуларыбызда урак өсте инде тәмамланса, массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләрендә аның кызган чагы гына әле. Әйе, берсе төгәлләнеп өлгерми, матбугатка язылу чорының икенчесе чабудан тарта башлый. Нәкъ менә 13 октябрьгә кадәр генә, абунәчеләр декадасы кысасында, «Яшел Үзән» газетасына ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин.

Җирле матбугатка язылу темасы бу атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде. Әле киңәшмә башланганчы ук, Горький исемендәге мәдәни үзәктә «Яшел Үзән», «Зеленодольская правда» газеталарына подписка оештырылды. Шөкер, бу көнне шатланып, канатланып кайттык. Районыбызда чыгып килүче бердәнбер татар газетасын киләсе елда да укырга теләүчеләр шактый иде. Аеруча авыл җирлеге башлыклары активлык күрсәтте. Татарча укый белмәгәннәре дә битараф калмады. Мәсәлән, Карамалы Тау җирлеге башлыгы Юлия Некрасова тиздән 93 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны Әбүзәр Сөләймановка подписка бүләк итте. Игелекле гамәлегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Һәм Юлия Михайловна күпләргә үрнәк күрсәтте. Авылларыбызда газетага язылырга мөмкинлеге булмаган өлкәннәребез, ялгыз карт-карчыклар күп бит.
Район җитәкчесе катнашында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Яшел Үзән»нең бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында баш мөхәрриребез Илсөя Завилейская сөйләде.
– Тел мәсьәләсендә бәхәсләр тынмый. Хәзер аңа милләтебезнең асыл затлары бердәм кушылды. Тел өчен барган көрәштә матбугат та үз урынын лаеклы били. Татар гаиләсенә ана телендә нәшер ителүче газета килсә, миллилек саклана. Бер ел элек укыту системасында туган телгә карата булган вәзгыятьне без инде үзгәртә алмыйбыз. Әмма газетабыз ярдәмендә, гаиләдә булса да телне саклап калу, балаларыбызны тәрбияләү мөмкин, – дип башлады ул үз чыгышын татар телендә. 
Әйе, 52% рус милләте, 46% татар (аның да бит әле татар телен белмәүчеләре шактый) яшәгән районыбызда тираж җыю мәсьәләсе аеруча катлаулы тора. Аннан интернетның көннән-көн тормышыбызга үтеп керүе басма матбугатка аяк чала. Ничек кенә авыр булса да, күпме каршылыкларны, киртәләрне ерып мөстәкыйль газета буларак дөнья күргән «Яшел Үзән»ебезне яшәтәсе һәм озын гомерле итәсе килә. Бердәм булганда гына җирле газеталарыбыз укучыларыбыз кулына барып җитәчәк. 
– Ирешелгән уңышларыгыз, башкарган эшләрегез шактый, афәрин, киләчәктә дә шулай дәвам итегез. Әлбәттә, эзләнергә, бер урында таптанмаска киңәш итәм. Җирле матбугатка язылуда үзем дә актив катнашачакмын! – дип фикерен җиткерде район җитәкчесе Михаил Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International