Буыннар дуслыгы ныгыды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Узган якшәмбедә илебезнең һәр төбәге Әниләр көнен бәйрәм итте һәм безнең районның һәрбер җирлегендә дә аны хәлләреннән килгәнчә билгеләделәр. Норлат авылы мәдәният йортында, шулай ук, күңелле дә, эчтәлеге белән әһәмиятле дә чара узды.

«Уен кыры»нда («Игродром») катнашучылар, өстәл уеннарының зиһенне яхшыр туына һәм гаиләдәге төрле буын вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясавына тагын бер кат инанды. 
Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсенең (АМО) Яшел Үзән бүлегеннән «Суперсемейки» социаль проекты кысаларында оештырган бу бәйрәм чарасы барлык килүчеләрне дуслаш тырып, уңай энергетикасы белән рухландырды. Анда ра йоныбызның яшь гаиләләре, ветераннар советы, АМО активистлары һәм Норлат мәктәбе укучылары рәхәтләнеп, вакытларын күңелле итеп уздырды. 
«Авангард» яшүсмерләр клубында, «Исток» яшьләр оешмасына караган «Төсле зебра»да шөгыльләнүчеләр бәйрәмне оештыручыларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булды: уен кагыйдәләрен өйрәнделәр, уен зоналарының модераторлары булдылар һәм әлеге яңа рольләрен уңышлы башкардылар. Чараны шаян һәм ачык күңелле Светлана Вәлиева алып барды. Ә «Хыял» командасының ветераннар советыннан «Җырлы күңел», яшүсмерләр клубының талантлы артистлары башкарган концерт номерлары, бердәм һәм күңелле бию марафоны кичәнең якты бизәге булды. 
«Уен кыры»ның җиңүчеләренә бәйрәм ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу очрашуның иң мөһим җиңүчесе – буыннар арасындагы дуслыктыр, мөгаен! Йөрәкләрдәге шул җылылыкны, күңелләрдәге матурлыкны һәм актив тормыш позициясен сакласак иде! 

Зөлфирә Кельдиева. Норлат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International