Яшел Үзәндә беренче диализ үзәге ачыла

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Яшел Үзәндә амбулатор гемодиализ үзәге декабрь аенда ачылачак. Ул Комаров урамының 39а йортында урнашкан.

Үзәкне ачу идеясен район җитәкчесе Михаил Афанасьев хуплады. Моңа кадәр хроник бөер авырулары булган пациентларга, алар өчен, бик мөһим процедура алыр өчен Казанга барырга туры килә иде. Шуңа да авырулар еш кына хакимияткә моң-зарлары белән мөрәҗәгать итә. «ФармГрупп» ширкәте ачачак үзәктә, өч сменалы график буенча 78 пациент югары квалификацияле медицина ярдәме алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International