Россиядә ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, шулай ук беренче бала туган гаиләләр дә ярдәмгә исәп тота алачак

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Федераль Җыенга Юллама барышында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән өстәмә ярдәм чаралары демографик хәлгә уңай йогынты ясаячак.

Бу хакта Андрей Кузьминга, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кече мәктәп укучылары өчен бушлай туклану кертү тагын бер уңай яңалык булачак. Бүген субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу мәсьәлә төрлечә хәл ителә. Татарстанда да муниципалитетлар, мәктәптә балаларның кайсы ташламалы категориясенең бушлай ашавын төрлечә хәл итә, дип билгеләп үтте балалар омбудсмены. 
«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» тапшыруында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International