ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Яшел Үзән мэры Александр Тыгинның  укучы яшьләр белән традицион очрашуы быел Иннополиста булды.

Яңа ел һәркемне – олысын да, кечесен дә берләштерүче күңелле бәйрәм ул. Шуңа да аны тиешле дәрәҗәдә уздыру мөһим бурычларның берсе булып тора.

Яңа ел каникулы, озын яллар тәмам. Хәзер исә җиң сызганып эшкә керешер вакыт. Хәер, бу җомга, 13 гыйнварда, бәйрәм программасын төгәлләп, иске Яңа елны каршы алабыз икән әле.

Узып киткән ел күбебезне  матур саннары белән дә сөендерде. 2016 елның 9 ае йомгаклары буенча Яшел Үзән районының эре һәм кече предприятие­ләрендә  хезмәт хакы 4,9 процентка үсеп, 25 121, 7 сумны тәшкил иткән.

Традиция буенча ел саен үткәрелә торган авыл җыеннары  башланды. Анда район оешмалары җитәкчеләре халык алдында хисап тота, сорауларга җавап бирә.

11 гыйнварда 18 сәгать 20 минутта Норлат – Акъегет юлының 3нче километрында 33 яшьлек “Грейт-Уолл” машинасы белән 56 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ул, алдан фаразлаулар буенча, юл читеннән (обочина) түгел, ә транспорт юлы кырыеннан барган һәм аның ут чагылдыргыч элементлары да булмаган.

Татарстан Республикасынада көзге чакырылыш тәмамланды. Бу чакырылышта Россия Кораллы көчләре сафын 152 мең татарстанлы тутырды.  Бу яктан караганда  Татарстан 2016 елда Россиядә  лидерлар рәтендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International