ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Яшел Үзән районында яңа елның ике атнасында ОРВИ белән авыручыларның 752 очрагы теркәлгән. Ә ике кешенең лабораториядә сезонлы грипп белән авыруы ачыкланган. 2017 елның беренче атнасы белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны арта бара.

1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре уртача 230 сумга арткан иде. Яңа ел ата-аналар өчен тагын бер “күчтәнәч” әзерләгән.

Республикада «Халык контроле» ГИС дигән географик мәгълүмати система эшләп килә. Яшел үзәнлеләр формаль булмаган эш белән тәэмин ителү һәм рәсми булмаган эш хакын бирү-бирмәү турында әлеге система аша мәгълүмат җиткерә ала.

Татарстан кабул итеп алачак сноуборд буенча Россия чемпионаты ярышлары Зөя калкулыкларында уза.

Республика территориясенә тагын Казахстаннан спиртлы эчемлекләр кайтарыла башлаган. Яшел Үзән районы йөк контроле  постында  полиция хезмәткәрләре  Казахстан номерлы автомобильдән “Al Farabi” этикеткалы 6 тартма ярты литрлы  коньяк табып алган.

4 млн 808 000 штраф. 682 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Бу, узган елга нәтиҗә ясап, Административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Ольга Абросимова китергән саннар.

Яшел Үзәндә балаларны ничек итеп гаиләләрдән тартып алу турында  коллегаларым язган язмаларны, бу гаиләдә бер тапкыр да булмаган  һәм эшнең асылын аңламаган, минемчә, аңларга теләге дә булмаган  кешеләрнең  бу турыда комментарийларын укырга туры килде. Күрәсең, без нәрсә бирсәләр шуны ашарга күнегеп беттек, ә республика газеталарының берсенең  «кулына» күпне күргән укучыларны да тетрәндерерлек документның икенче нөсхәсе «килеп эләкте» дигән сүзләр белән башланган  язма  искиткеч шәп язылган булып чыкты.

2018 елда Третьяковский галереясендә  Зөя утравы иконалары күргәзмәсе оештырылачак. Бу турыда  ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Третьяковский галереясенә килгәч, музейара килешүләр төзегәндә хәбәр ителде.

Традиция буенча ел башында уздырыла торган халык җыеннарына старт бирелде. Узган атнада ул Октябрьский, Мамадыш-Әкил, Карагуҗа, Норлат җирлекләрендә узды. Соңгысында «Яшел Үзән» журналистлары да булып, халыкның моң-зарын ишетеп кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International