ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

«Форд» автомобиле кардиограф, кислород ингаляторы, реанимация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Кирәкле документацияләрне рәсмиләштереп бетергәннән соң, ул линиягә чыгачак һәм халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Әле узган ел гына Олы Ачасырда ачылган хоккей тартмачыгы яшьләрнең генә түгел, ә урта буын авыл кешесенең дә яраткан урынына әйләнде. Биредә көнозын кеше өзелми, аеруча ял көннәрендә яшьләр рәхәтләнеп хоккей уйный, тимераякта шуа.

Быел Зөягә килүче туристлар саны, узган елдагы Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда, 295 процент тәшкил итте. 2016 елның 1-8 гыйнвар көннәрендә Зөядә – 11,6 мең, быел исә 34,3 мең кеше кунак булган.

Яшел Үзән А.М.Горький исемендәге мәдәни үзәк китапханәсендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, шагыйрь һәм прозаик Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Узган гасырның 90нчы елларында безнең округтан депутат булып сайланган әдип ул вакытларны күңелендә йөрткән җылы хатирәләр итеп искә алды.

Яшел Үзән полицейскийлары оператив-эзләнү чаралары алып барган вакытта  К.Маркс урамында  20 яшьлек егетне тоткарлаган. Егетнең мобиль телефонында наркотик сак­ланган тайникның адресы күрсәтелгән булган.

Милли көрәш тамырлары белән  ерак гасырларга кадәр китеп, ул татар халкының традицион уеннарының берсе булып тора. Милли бәйрәмебез – Сабан туйларының да йөзек кашы ул.

Олы Якедә, башка авыллар белән чагыштырганда, халык җыены тыныч узды. Килүчеләр саны да әллә ни күп түгел иде. Бу әлеге җирлектә барысы да тәртиптә, җитәкчеләргә халыкның соравы юклыкны күрсәтә дип аңларга кирәктер дип уйлыйм.

Мулла Илендә зур бәйрәм –  күренекле көрәшче, СССРның спорт  остасы, республиканың атказанган  тренеры  Динар Хәлилов  призына татар көрәше  буенча республика  турниры үткәрелде. 

Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советының яңа составы әгъзалары  Яшел Үзәннең махсус учреждениесендә булды. Аннан алган хисләр төрле.

Зур Ключида узган халык җыенында төп сораулар ашыгыч ярдәм хезмәте һәм ОДН өчен зур түләүләр турында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International