ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама мәктәпләренең берсендә белем алучы тугызынчы сыйныф укучысы пневматик пистолеттан сыйныфташының күзенә аткан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча матбугат хезмәтендә.

Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспекты торак комплексында хезмәтне сак­лау буенча координацион советның күчмә утырышы булды. Ул төзелеш эшләре барышында бәхетсезлек очракларын кисәтү  максатыннан үткәрелде.

Архитектура, төзелеш, торак-коммуналь  хуҗалык өлкәсендәге казанышлары  һәм күп еллар буе  намус белән  эшләве өчен «Каздорстрой» ачык акционерлык  җәмгыятенең  үсеш буенча директоры Гарипов  Равил Касыйм  улына Россия Федерациясе Президенты указы  нигезендә «Россия Федерациясенең атказанган  төзүчесе» дигән мактаулы  исем бирелде.

Кибеткә сатучы булып эшкә урнашам. Миннән медицина кенәгәсе таләп итәләр. Ә аның бәясе 3 мең тирәсе. Кыйммәт... сатучыга нәрсәгә инде ул?

Яшел Үзәндә узган турнир – Европа чемпионатына Россия милли командасын сайлап алу этабы иде.

Әфган сугышы рәсми төстә 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр – 2238 көн барды. Шулай ук, рәсми чыганакларга караганда, Әфган җирлегеннән чыккан соңгы совет солдаты булып, генерал-лейтенант Борис Громов санала. Ә чынлыкта, берничә мең совет пограничниклары һәм спецназ сугышчылары әле 1989 елның апреленә кадәр анда була.

Киләчәк буыныбызның тулы канлы һәм милләт җанлы булып җитлегүе өчен ата-аналар да, әби-бабайлар да бик актив катнаша. 26нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар һәм әти-әниләр, әби-бабайлар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова белән очрашуга җыелды.

Ун ел дәвам иткән әфган сугышы тәмамлануга быел егерме сигез ел булды. Ел саен шушы көнне исән-имин ,үзләренең интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбызны чакырып, яшь буыннарга да үрнәк итеп күрсәтү, аларга ошап батыр, туган илне яратучы кешеләр итеп тәрбияләү максатыннан да очрашулар уздырыла.

Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен чагылдырган. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов хәбәр итте.

Лейкемия – кан тамырлары системасын зарарлаучы  дәвалауга бирешми торган  авыру. Аны дәвалау бик кыйммәткә төшә  һәм һәрвакытта да нәтиҗәләр бирми. Сыйфат сертификаты булмаган  арзан сөт сатып алып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International