Тыл хезмәтчәннәре Хәлим һәм Розалия Фатыйхова Карашам авылында яшиләр.
Бүген аларны рус Азелеевка авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина котлады, ныклы сәламәтлек теләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Таһият улы Латыйпов 1924 елда туган, Айша авылында яши.
Ветеранга кунакка Айша авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.