Яшел Үзәндә полицейскийлар коралдан атып туктаткан машинада ике яшьлек бала булган

2016 елның 25 июне, шимбә

23 июнь иртәсе Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләренең атыштан башлана. 

Инспекторлар Ленин урамында  “Шевроле Лачетти” автомобилен туктатмакчы була. Әмма машина йөртүче туктау түгел, киресенчә, полицейскийлардан кача башлый.

ЮХИДИ  хезмәткәрләре  аны куарга тотына. Машина йөртүче тизлеген арттырып һәм юл йөрү кагыйдәсен бозып юлда йөрүчеләргә куркыныч тудыра. Закон бозучы  шәһәрдән чыгуга инспекторлар аның машина тәгәрмәченә атарга тотына. 

Автомобиль туктарга мәҗбүр булгач, анда ике яшьлек бала булуы ачыклана. Әлбәттә, мондый атыштан бала бик курыккан, өстәвенә креслосыз да була. Баланы табиблар карау белән әбисенә тапшыралар. Ә менә машина йөртүче 27 яшьлек ирнең полицейскийлардан качуының сәбәбе дә тиз беленә: бу ир наркотик матдә кабул итеп машина йөрткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән булган.  Бу юлы ул медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Хәзер ир тоткарланган дип хәбәр итә sntat.ru     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International