«Тоннель» операциясе

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«Тоннель» профилактик операциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Кызыл Яр авылында 40 автомобильне тикшергән. 

Операция кысасында   транспорт чараларының 90 проценты тикшерүгә эләккән.  

— Практика күрсәтүенчә, исерек килеш автомобиль белән идарә итү кебек тупас закон бозу очраклары  була, — дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. — Бу юлы 11 юл йөрү кагыйдәсе  бозу очрагы ачыкланып,  алар арасында  2 машинаның номеры укылмый торган, 5сендә иминлек каешлары тагылмаган, 1сендә тәрәзәләре тонировкаланган, 3се ОСАГО страховой полиссыз иде.

— Уңайсызлыклар бар, әлбәттә, документлар тикшергәндә берничә минутымны югалттым, — дип сөйли «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче Гөлнур. — Без үзебез үк адекват булмаган машина йөртүчеләрдән зыян күрәбез. ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү оештырудан  курыкмыйм, чөнки минем барысы да тәртиптә.

— Юл йөрү кагыйдәсен бозу автомобиль йөртүченең үзенә генә түгел, башкаларга да куркыныч тудыра, — дип сүзен дәвам итә Рамил Идиятуллин. — «Тоннель» операциясе шәһәр халкы өчен гадәти тикшерүгә әйләнде. Әгәр дә тикшерү өчен туктатылган автомобильнең барысы да тәртиптә булса, тикшерү гадәттә озакка сузылмый. Ә менә закон бозу очрагы була калса, ул вакытта чаралар законга ярашлы рәвештә күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International