Этнографик диктантка Яшел Үзән дә кушылды

2016 елның 7 октябре, җомга

«Зур этнографик диктант» дип аталган Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе Россиянең һәр субъектында узды. 

Масштаблы форматта беренче тапкыр уздырылучы диктантта 15 яшьтән зуррак, рус телен белгән теләсә кайсы милләт вәкиле, чит ил кешесе дә катнаша ала иде. Нинди белем алуың, кайсы диндә һәм гражданлыкта булуың мөһим түгел. Бу бары халыкның этнографик яктан грамотасын, Россиядә яшәүче күп милләтле халыклар турында белемне бәяләргә мөмкинлек бирә. 

«Зур этнографик диктант» шәһәрнең өч мәйданчыгында үтте. Яшел Үзәннең иҗтимагый Советы әгъзасы, газетабыз мөһәррире Илсөя Завилейская һәм ветеран журналист Зинаида Иванова Горький исемендәге мәдәни үзәктә урнашкан китапханәдә  чараны башлап, аның мөһимлеген аңлатты һәм шартлары белән таныштырды.

– Минемчә, бу кирәкле чара. Ни өчен дигәндә, акциядән соң, Россиядә яшәүченең үз тамырларын, ата-бабаларыбыз традицияләрен өйрәнү, янәшәбездә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге уяначак. Этнография буенча белемне арттыру, кызыксыну берәүгә дә комачауламый. Аннан белмәгән сорауларны өйгә кайтып, актарынып, дөрес җавап эзләү үзенә күрә бер кызык һәм биредә язган җаваплар һәркемнең башында калачак, – дип сөйли Илсөя Завилейская. 

 Диктант дип аталса да, һәр бланкта тест формасында 30 бирем язылган иде. Һәрберсенең астында җавап вариантлары да бар, бер сәгать эчендә дөрес дип уйлаганын сайлап язарга гына кирәк. Сораулар төрле, монда милли бәйрәмнәр, аш-су, телләр, милләтләр турында язылган. Һөнәре буенча инженер-төзүче, бүген лаеклы ялда булучы Флера ханым Хәйретдинова да «Зур этнографик диктант»ка үз белемен сынарга килгән.

– Инженер-төзүче буларак, әлбәттә, миңа төзелеш темасы күбрәк якын. Сәламәтлек буенча да кызыксынам. Сораулар кызык һәм әллә ни авыр түгел, – дип уртаклашты ул фикерләре белән.

Диктант нәтиҗәләре белән www.miretno.ru сайтында 4 ноябрьдә танышырга мөмкин булачак. Оештыручылар этнографик диктанттан соң, катнашучыларда башка милләтләргә карата кызыксыну артыр, дигән фикердә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International