Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе республиканың кайсы районнарында күпме күләмдә спиртлы эчемлек сатылуын ачыклаган.
Беренче урында Казан тора. Быелның 8 аенда башкалада җан башына 10,6 литр исерткеч эчемлек сатылган. Икенче урында – Бөгелмә. Биредә җан башына 10,4 литр спиртлы эчемлек сатылуы ачыкланган. Әлмәт тә калышмый – 10,2 литр. Дүртенче һәм бишенче урында Чаллы (9,1 литр) һәм Түбән Кама районы (8,5 литр).
Татарстан буенча уртача күрсәткеч – 9,1 литр.