Вакытында түләсәң, смартфон отуың да бар

2017 елның 7 марты, сишәмбе

«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте эшенең төп юнәлеше халык һәм юридик затлар белән эшләү. Әлеге эшчәнлекне җиңеләйтү өчен үзара электрон хезмәттәшлеккә өстенлек бирелә.

Электрон хезмәттәшлеккә күчү өчен интернетка керү мөмкинлеге булу кирәк. «Энергосбыт» АҖ сайтының баш битендә шәхси кабинетка ссылка урнаштырылган. Безнең энергетиклар энергия белән тәэмин итүче компанияләрнең иң яхшылары – Мосэнергосбыт, Липецк энергосбыт компанияләре порталларының эш тәҗрибәсен өйрәнгән. Хәзер файдаланучы түләү суммасын шунда ук күрә, аны теләсә кайсы банк картасыннан комиссиясез түли ала, күрсәткечләрне тапшыра, тарифны карый, соңгы алты ай өчен электр энергиясеннән ничек файдалануы турында статистиканы карый ала. 
Агымдагы күрсәткечләрне тапшырганда кулланучы элеккеге күрсәткечләрен күрә. Чыгымнар нигезендә сакланган күрсәткечләр буенча автоматик рәвештә алдан исәпләнә һәм моны аванс буларак түләп куярга да була. Кулланучы түләгән барлык суммалар түләүләр графасына язылып бара. 
6 ай эчендәге статистика энергияне ничек куллануга анализ ясарга да мөмкинлек бирә. Әгәр кулланучының счетчигы күп тарифлы һәм төнге тариф 30%тан артык икән, аңа инде тәүлек зонасы буенча дифференцияләнгән (көн/төн) бер тариф буенча түләргә була. 
Шәхси кабинетның тагын бер яңалыгы – тарифлар калькуляторы. Аның ярдәмендә клиент гамәлдәге барлык тарифлар белән таныша һәм үзенең энергиядән куллануын исәпләргә мөмкин. Шулай ук монда электр энергиясен бирүне туктату турында хәбәрләр дә килеп торачак. 
Өстәп тагын шуны әйтергә кирәк: шәхси кабинеттан файдалану бик уңайлы. Энергосбыт хезмәткәрләре шәхси кабинеттан файдаланучылар арасында призлар уйнатып тора. Призлары да яхшы, соңгы тапкыр, мәсәлән смартфоннар уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International