Бакырчы авылы клубында 8 мартта сыер савучы булып эшләгән апалар белән җылы очрашу булды. Эшмәкәр Бәхтияров Рафикъ апаларга гөлләр бүләк итте. Бергә эшләгән вакытларын искә алып көлештеләр, авыр чакларын күз яшьләре белән искә алдылар. Яшьлек җырларын җырлап, оныклары тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар.