Чарада Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесе корабль төзү идарәсе башлыгы Ильяс Шигапов, Татарстан Республикасы сәнәгать министры Олег Коробченко, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс» СК, Горький исемендәге завод җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елда мөлкәткә салым салганда салым ташламалары һәм аларны бирү тәртибе» темасына 2024 елның 16 маенда 10.00 сәгатьтә узачак вебинарда катнашырга чакыра.