Шәһәр һәм район предприятиеләре арасында «Сәламәтлек-2017» спартакиадасы дәвам итә.
12 команда катнашында чираттагысы – дартс буенча Яшел Үзән физкультура һәм спорт үзәгендә булды. Беренчелек — мәгариф хезмәткәрләрендә, «А.М.Горький исемендәге завод» предприятиесе командасы алардан азга гына калыша. Беренче өчлекне Серго исемендәге завод спортчылары төгәлли.