Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште

2017 елның 22 апреле, шимбә

Ниһаять, кышкы йокыга талган табигать уяна. Тынып калган кыр-басуларда техника гөрелтесе ишетелә дә башлады инде. Язгы чәчүгә санаулы көннәр генә калып бара. Район аграрийларының иң җаваплы эшкә әзерлеген узган атнада район башлыгы Александр Тыгин да белешеп кайтты. Быел район буенча чәчүлек җирләре 40208 гектар тәшкил итә.

Самолет тукландыра

Беренче тукталыш ВЗП «Заволжья»ның авыл хуҗалыгы техникасы паркы. Чәчүгә техниканы рәтлисен рәтләп, төзәтеп бетерү алдында торалар. Ә иң беренче башкарыласы кыр эшләренә керешкәннәр. 

– Авыл кешесе инде ул, гади бакчачы булсынмы, башка юнәлештә тир түксенме, язга зур өметләр баглап керә. Без дә җиң сызганып эшкә керештек. Бүгенге көндә бер самолет белән көзге бөртекле культураларны (бодай, арыш), трактор белән күпьеллык үләннәрне тукландырабыз. Җир тигез өлгерми, кайбер кырларны тырмалый башладык. Быелгы яз азрак соңга калды, шуңа да барысы да тиз өлгерергә мөмкин һәм эшне оешкан төстә, ике  сменада алып барырга планлаштырабыз. 25 апрельдә – бөртекле культураларны, ә 7 майда кукуруз чәчәргә керешергә исәп тотабыз, – дип сөйли ВЗП «Заволжья»ның көньяк территория директоры Ислам Закиров.

Норлатта эш кайный

Юл уңаенда район башлыгы Александр Тыгин Норлат мәдәният йортының  төзелеше белән дә танышты.

300 кешегә исәпләнелгән бинаның фундаменты инде салына башлаган. Җаваплы җитәкчеләр август ахырына әзер була дип ышандыра. Клуб салыну бер, аның тирә-юненә ял итү зонасын, машина кую урынын уңайлы итеп ясау икенче мәсьәлә.  – Авыл халкын җыеп, аларның фикерен белергә кирәк. Биредә аларга яшисе, сез тәкъдим иткән проект ошамаска да мөмкин бит әле. Халыкның теләген исәпкә алу бик мөһим, – диде район башлыгы баш архитектор Юрий Герасимовка мөрәҗәгать итеп.

«Тау Иле»нең өметләре зурдан
Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча районда беренче урынга лаек булган «Тау Иле» хуҗалыгы чәчүгә бүген үк чыга ала. Тик әлегә кырлар юеш. Чәчүлек җире барлыгы – 500 гектар тәшкил итә. 
– Уңыш сөенерлек булмагач, соңгы 5-6 елда көзге бодай чәчмәгән идек. Узган ел кабат чәчеп карадык. Матур гына тишелгән иделәр, тик быел каралып чыгып киләләр. Көздән җир катламы катмаган килеш кар яуды, өсте бозланып катты. Сәбәбен шуннан күрәм. Шулай да уҗымнар күтәрелеп китәр дигән өметне югалтмыйбыз, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин.
Җитәкчене шулай ук бәяләр борчуга сала. «Бөтен әйбергә бәя артып торганда, авыл хуҗалыгыныкы төшә. Сөтне генә алыйк, хөкүмәт бер литры 24 сумнан ким булмаска тиеш диеп әйтсә дә, хуҗалыклар 15 сумнан тапшыра. Аннан сөт бәясе төшкәндә кибеттәгесе бер дә кимеми. Менә шулар борчый да инде авыл халкын», – дип уфтана җитәкче. 
–Елдагыча, язгы чәчүне вакытында, оешкан төстә башкарып чыгарсыз дип ышанам, – дип белдерде район башлыгы Александр Тыгин хуҗалыклар әзерлеген тикшерү барышында. 
Һава шартлары гына уңай булсын, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хәерле сәгатьтә диеп телик!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International