Оешу тарихы

Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә, Олы Ачасыр һәм Бишбатман бик борынгы авыллар.

Олы Ачасырга 1300 елларда нигез салынган. Олы Ачасырның килеп чыгышы турында якташыбыз, татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үзенең фәнни хезмәтләрендә язып калдырган. Олы Ачасырда ике мәчет булып, анда Хәбир мулла, Зариф мулла, Мәгъсүм мулла, Җәлил мулла халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндергән. Олы Ачасыр халкы дини булуы белән тирә-якта дан тоткан.

1917 елгы революция авылны читләтеп үтмәгән: ул авыл тормышын тамырыннан үзгәрткән. 30нчы елларда мәчетләрне җимергәннәр. 1931 елда авылда колхоз оешкан. Бөек Ватан сугышына авылдан 378 кеше киткән булса, аларның нибары 242се генә кире әйләнеп кайта алган.
Олы Ачасыр авылы данлыклы кешеләрне тудырган як:. Англия Королевасы балеты солисты Ирек Мөхәммәдиев, рәссамнар династиясе башлыгы Шакирҗан Таһиров та безнекеләр!

1997 елның 1 мартында Олы Ачасырда К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы ачылды.

1991 елның августында Олы Ачасырда агач мәчет ачылды. Аның бурасын һәм агач материалларын “Татнефть продукт” фирмасының генераль директоры Гатауллин Вил Салих улы бүләк итеп бирде. Еллар үткәч, мәчет силикат кирпеч белән тышланды. Мәчет эче авылдашыбыз “Әнгам” ширкәте директоры Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән яңартылды.


Соңгы яңарту: 2013 елның 10 сентябре, 09:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International