Бөек Ватан сугышына Осиново авыл җирлегеннән 134 кеше китә. Яу кырыннан нибары 76сы гына әйләнеп кайта. Осиново авылында туган Шуравин Константин Матвеевич һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Үзенең яна торган самолетын дошман складлары өстенә юнәлтә. Осиноводагы бер урам 1985 елдан бирле Константин Шуравин исемен йөртә.
Бөек Ватан сугышында катнашучы осиноволылар арасында 1976 елдан 1983 елга кадәр Осиново урта мәктәбе директоры булып эшләгән Гайсин Мидхәт Фазыл улы да бар. Франция каршылык күрсәтү хәрәкендә катнашкан, Зеленодол районының мактаулы гражданы.