Шимбә көнне яраткан Яшел Узән шәһәребез узенен 82 нче еллык туган көнен билгеләп утте. Бәйрәмне “Коляска парады” ачып жибәрде. Шулай ук, алтын “яшьләрне” котлау тантанасы “Авангард” стадионында булып узды. Панин, Бухарев, Скороспехов һәм Нуруллиннар гаиләләре август аенда 50 еллык – алтын туйларын билгеләп уттеләр, аларнын гаилә фотоларын (яшь чакларын һәм бугенге көндәге) зур экранда, барлык стадионга курсәттеләр. Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы А.В.Тыгин “алтын яшьләрне” шатлыклы вакыйга белән котлады. Бәйрәмнен тантаналы өлешендә, Татарстанннын премьер-министры урынбасары Камалтынов Ю.З. катнашты. Тантана бәйрәм концерты һәм фейерверк белән тәмамланды.
Гаилә ул – жылы учак.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы -А.В.Тыгинның районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашуы.
Яшел Узән районы Свияжск авыл жирлегендә, Республика көне уңаеннан, шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин, районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга 8 пар чакырылган иде, алар – Тимофеев, Головин, Садриев, Фатыхов, Ярхамов, Сайфутдинов, Захаров һәм Засыпкиннар гаиләләре. hәрбер гаилә район усешенә уз өлешен кертеп, лаеклы һәм файдалы эз калдырган. Очрашу Гранд-Свияжск утравында узды, пар кугәрченнәргә музей хезмәткәрләре кызыклы экскурсия уткәрделәр, аннары ял итеп, капкалап алырга көндезге ашка чакырылдылар.
Тугәрәк өстәл артында, Яшел Узән районы һәм шәһәре башлыгы Александр Васильевич Тыгин, барлык урнәк гаиләләрне Республика көне белән котлап, чәчәк бәйләме белән истәлекле буләкләр тапшырды. Гомерегез дә яз кебек якты, кояшлы, аяз кукле, нурлы булсын дигән теләктә калабыз. Мондый очрашулар ел саен уздырырга тиеш дигән теләктә калдылар.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру .
2014 елнын 20 нче августында, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, унбер яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга, Яшел Узән районынын УФМС булеге инспекторы паспортларны тапшырды һәм сөенечле вакыйга белән котлады. Яшьләргә, Россиянын чын гражданнары булып усуләрен теләп калабыз.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ата - ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 12 яшь әти-әни, нәниләренең шәхес икәнлеген раслаучы беренче документны – туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып узды. Шулай ук 4 яшь пар узләренең мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәде, олы тормышка аяк басты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бәхетле парларны” жылы суз һәм “гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” символы - акчәчәк бәйләме белән котлады. Бәхетле тигез тормыш!
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ата - ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы
2014 елның 2 нче июнендә, балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова, кунаклар барлык нәниләрне “Балаларны яклау көне” белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ата - ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы
2014 елның 16 нче маенда Халыкара гаилә бәйрәме уңаеннан Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу – олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып усуен тели. Уз чиратында, дәуләт куп балалы гаиләләрне ана капиталы белән ярдәм итеп тора. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчкә бәйләме белән тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. Ин мөһиме, кечкенә нәниләр ата-аналарны куандырып кына, лаеклы гражданнар булып уссеннәр.
Туйлар алар – кеше гомеренең изге хәзинәсе!
Халыкара гаилә көне -15 майда Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике гаиләне сәламләделәр. Тантанага 55 ел бергә гомер иткән Саягфаровлар гаиләсе Гумир улы Явдат абый һәм Фасых кызы Роза апа һәм “алтын туй” юбилярлары Гайнуллиннар гаиләсе Шайхилислам кызы Нурзида апа һәм Хабибулла улы Фагим абый килделәр.
Аларга шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин исеменнын котлау хатлары тапшырылды.
Җинү бәйрәме алдыннан Зеленодольск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Жирков Геннадий Василий улы һәм Любовь Платон кызын сәламләделәр! Бу пар кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган гаилә. Истәлек кенәгәсендә алар дулкынланып алар имза куйдылар, дуслары һәм якыннары алдында куңелле итеп вальс әйләнделәр.
Мөхтәрәмә юбилярларны шәһәр башлыгы А.В.Тыгин исеменнән ГХАТ бүлеге башлыгы урынбасары Романова Екатерина котлады.
Кулга кул тотышып ....
1 май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Яз һәм хезмәт бәйрәме унаеннан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы вакыйга булып узды. Кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган Мавлетшиннар гаиләсе Хәким улы Диас абый һәм Нурула кызы Савия апа “алтын туй” көнен билгеләп узды. Гаилә 2 бала устергән, 3 оныкларына яраткан дәү әни һәм дәү әти алар.
Аларга шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин исеменнын котлау хаты тапшырылды. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз кукле, нурлы булсын дигән теләктә калабыз.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру .
25 нче февральда, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, унбер яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларны, Яшел Узән район башкарма комитеты идарәсе урынбасары Р.Р. Джапаров, милиция майоры, УВД ветераны, элеккеге паспорт житәкчесе башлыгы - А.М.Хорошавин әлеге сөенечле вакыйга белән котлады. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС булеге житәкчесе урынбасары М.Г.Камалова тапшырды.
19 февраля 2014 года заместителем начальника отдела ЗАГС исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района была проведена выездная проверка по соблюдению законодательства Российской Федерации при государственной регистрации актов гражданского состояния на территории Нижневязовского городского поселения. В результате проверки установлено, что деятельность исполнительного комитета Нижневязовского городского поселения, в целом соответствует федеральному законодательству. В виду объединения Мизиновского, Большеходяшевского и Нижневязовского сельского поселения был назначен новый специалист, уполномоченный на государственную регистрацию актов гражданского состояния Садретдиновой А., с которой проведена разъяснительная работа.
Для сведения: за 2013 год в Нижневязовском городском поселении Зеленодольского района зарегистрировано 183 актов гражданского состояния, из них 36 актов о рождении, 69 актов о смерти, 69 актов о заключении брака, из них 44 брака с осужденными, 4 акта о расторжении брака, 5 актов об установлении отцовства.
2014 елның 27 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Юрий Тимофей улы һәм Нина Василий кызы Царевалар 50 ел - алтын туйларын, Константин Иван улы һәм Евдокия Петр кызы Бугряковалар 60 ел - бриллиант туйларын билгеләп уттеләр. Юбилярларны балалары, оныклары, якын туганнары жылы сузләр белән котладылар. Яшьлекләрен искә төшереп, “Эче”дә кычкырып алдылар. Тантана истәлекле фотога төшу, “Рәхмәт хаты” тапшыру белән тәмамланды.
2014 елның 25 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы Емелиннар 50 еллык бәйрәмен–Алтын туйларын билгеләп уттеләләр. Яшь парлар - 50 ел элек, 1964 елның 25 гыйнварында, Байрам-Али шәһәре ГХАТ бүлегендә язылышалар. Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы ике кыз устерәләр, оныклары белән сөенеп яшиләр. Нина Иван кызы “Атказанган Төркменистан ССР укытучысы” . Юбилярлар китабына кулларын куялар, “алтын” балдаклар белән алышыналар һәм туй вальсын башлары әйләнгәнче рәхәтләнеп бииләр. Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.