Герб турында нигезләмә

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының
гербы турында нигезләмә

Бу карар нигезендә Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының гербы, аның сурәте һәм рәсми рәвештә куллану тәртибе кабул ителә.

1.Гомуми нигезләмәләр.
1.1.ТР Зеленодол муниципаль районының гербы(Зеленодол муниципаль районының гербы) кагыйдәләргә, геральдик традицияләргә нигезләнеп төзелгән,тарихи, мәдәни,социаль-икътисади, милли, җирле традицияләрне чагылдыра.
1.2.Герб турындагы закон, Зеленодол муниципаль районы гербының төрле төстәге,бер төстәге, шартлы штрихлар кулланган рәсемнәре төрле вариантларда ТР Зеленодол муниципаль районы Советы аппаратында саклана һәм барлык кызыксынучылар аны карый ала.

2. Зеленодол муниципаль районы гербының статусы.
2.1. Зеленодол муниципаль районының гербы ТР Зеленодол муниципаль районының рәсми символы булып тора.
2.2. Зеленодол муниципаль районының гербы РФ Дәүләт Геральдик һәм ТР Геральдик регистрына кертелергә тиеш.

3.Зеленодол муниципаль районы гербы символикасының геральдик тасвирламасы һәм нигезләнүе.
3.1. Зеленодол муниципаль районы гербының геральдик тасвирламасы чагылдыра:
“Яшел җирлектә зәңгәр кырыйлы,көмеш билбау белән әйләндерелгән,шул ук металл белән төгәлләнгән,алтын ладья көмеш парус белән ; алтын еланнар белән әйләндереп алынган, таяк урынына чүкеч,аның бөтен кисәге кызыл контурлар белән камалган”
3.2. Зеленодол муниципаль районы гербының символик нигезләнүе.
Гербның төп фигурасы-ладья(тура)районның төп икътисади тармагы булган суднолар төзелешен символик рәвештә чагылдыра.Зеленодол шәһәрендә Горький исемендәге суднолар төзү заводы урнашкан.Парустагы чүкеч рәсеме районның әйдәп баручы сәнәгать предприятиесе”Серго”исемендәге заводны (ПОЗИС) символлаштыра.
Кадуцей(еланнар белән әйләндереп алынган чүкеч) уңышлы сәүдә символы булып тора.
Калкандагы яшел төс районның исеменә ишарә итә һәм гербны популярлаштыра.Шулай ук яшел төс-табигать, сәламәтлек, экология , тормыш үсеше символы.
Лазурь(зәңгәр төс)-районнның хуҗалык тормышында мөһим роль уйнаучы Иделне символлаштыра.
Көмеш каеш аллегорик рәвештә районны кисеп үтүче Мәскәү-Казан (М7) трассасын белдерә.Көмеш шулай ук чисталык, камиллек, тынычлык,иминлек символы булып тора.
Лазурь- намуслылык, вөҗданлылык, рухилык символы.
Алтын-уңыш,байлык, тотрыклылык,хөрмәт символы.
Кызыл төс-хезмәт,көч, батырлык, матурлык символы.
3.3.Авторлар төркеме:Михаил Деркунский(Каменск-Шахтинск), Сергей Когогин(Зеленодол).
Геральдик эш ТР Президенты карамагындагы Геральдик совет һәм Россия Геральдик Союзы катнашындагы составта эшләнде:
Рамил Хәйретдинов(Казан), Радик Салихов(Казан),Илнур Миңнуллин(Казан),Константин Мочёнов(Химки), Вячеслав Мишин(Химки) , Кирилл Переходенко(Конаково),Оксана Афанасьева(Мәскәү).

4. Зеленодол муниципаль районы гербын яңадан күчерү тәртибе.
4.1. Зеленодол муниципаль районының гербын эшләү размерына һәм техник эшләнешенә бәйсез рәвештә төп законның 3 нче маддәсендәге 3.1. пунктында китерелгән геральдик күренешенә тәңгәл килергә тиеш. Зеленодол муниципаль районының гербын ясауда төре төсләр, бер төс, рәсемнәрдә шарты штрихлар,төрле вариантлар куллану рөхсәт ителә.
Герб рәсемен бозу,геральдик рөхсәт ителгән нормадагы композиция яки төсне үзгәрткән өчен бозучы җаваплы.

5. Зеленодол муниципаль районы гербын рәсми куллану тәртибе.
5.1. Зеленодол муниципаль районы гербы урнаштырыла:
- муниципаль милектә булган җирле үзидарә органнары, предприятие, учреждение, оешма биналарының фасадында;
-җирле үзидарә органнарының утырыш залларында, җирле үзидарәгә сайланган хезмәткәрләрнең эш кабинетларында, муниципаль милектә булган предприятие,учреждение,оешмаларда;
- Зеленодол муниципаль районы территориясенә керә торган юл күрсәткечләрендә.
5.2. Зеленодол муниципаль районының гербы урнаштырыла:
- Зеленодол муниципаль районының башлыгы һәм җирле үзидарәгә сайланган хезмәткәрләр бланкасында;
-җирле үзидарә органы вәкилләренең бланкаларында;
-муниципаль милектә торган предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренең бланкаларында;
-җирле үзидарә органнарының норматив хокук актлары һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренең бланкаларында;
-муниципаль милектә торган җирле үзидарә органнары, предприятиеләре,учреждение,оешмаларының рәсми басмаларында.
5.3. Зеленодол муниципаль районының гербы җирле үзидарә органнарында хезмәт итүчеләрнең, муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә органнары депутатларының , җирле үзидарәнең башка органнары әгъзалары, муниципаль милектә торган предприятие, учреждение, оешма хезмәткәрләренең таныклыкларына төшерелә.

Зеленодол муниципаль районы гербы җирле үзидарә органнары мөһерендә, муниципаль милкендә булган предприятие, учреждение һәм оешмаларында урнаша.
5.4 Зеленодол муниципаль районы гербы:
- Зеленодол муниципаль районы башлыгының аерым бүләкләрендә;
-җирле үзидарә вәкаләтле органнарының аерым билгеләрендә;
- муниципаль милектә булган транспорт чараларында урнаша ала.
Зеленодол муниципаль районы гербының урнашуы
- Зеленодол муниципаль районының массакүләм матбугат чараларының басмаларында, туган якны өйрәнү басмаларында;
- җирле үзидарә органнарының хезмәткәрләре визит карточкаларында,чакыру кәгазьләрендә, грамоталарында, шулай ук тамаша чаралары оештыру вакытында, билгеләр, эмблемалар, башка символика ясау өчен геральдик нигезе буларак файдалануга рөхсәт ителә.
5.5.Зеленодол муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы гербларын берьюлы урнаштырганда, Зеленодол муниципаль районы гербы Татарстан Республикасы гербыннан уң яккарак куела(аларга йөз белән караганда).
Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербын Зеленодол муниципаль районы гербын бер үк вакытта урнаштырганда, Рәсәй Федерациясе гербы сул якка куела (аларга йөз белән караганда).
Җөп санлы гербларны бер үк вакытта урнаштырганда (икедән күбрәк); Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербы үзәктән сулдарак урнаша (аларга йөз белән караганда).
Рәсәй Федерациясе гербының уң ягында Татарстан Республикасының гербы урнаштырыла, Рәсәй Федерациясенең Дәүләт гербының сул ягында Зеленодол муниципаль районы гербы урнаштырыла; Татарстан Республикасының гербы уң ягында башка муниципаль берләшмәсенең, җәмәгать оешмасының яки предприятие, учреждение гербы урнаштырыла.
5.6. Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербын Татарстан Республикасы һәм Зеленодол муниципаль районы гербларын берьюлы урнаштырганда Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербы үзәктә урнаштырыла. Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербының сул ягында Татарстан Республикасының гербы урнаштырыла, уң ягында Зеленодол муниципаль районы гербы урнаштырыла (аларга йөз белән караганда).
Так санлы гербларны берьюлы урнаштырганда(өчтән күбрәк), Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербы үзәктә урнаша(аларга йөз белән караганда).
5.7. Зеленодол муниципаль районы гербының үлчәме Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербыннан, Татарстан Республикасы гербыннан, Рәсәй Федерациясенең башка субъект гербларыннан артмаска тиеш, ә урнашу биеклеге Рәсәй Федерациясе Дәүләт гербыннан, Татарстан Республикасы гербыннан, Рәсәй Федерациясенең башка субъект гербларыннан узмаска тиеш.
5.8. Зеленодол муниципаль районы гербының бланклары, мөһерләренең ясалуы, файдалануы, аларны саклау, юкка чыгару тәртибе җирле үзидарә органнары белән билгеләнә.

6.Муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, оешмалар, берләшмәләр һәм шулай ук физик затлар тарафыннан Зеленодол муниципаль районы гербының куллану тәртибе
6.1. Муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, оешмалар, берләшмәләр һәм шулай ук физик затлар тарафыннан Зеленодол муниципаль районы гербының куллану тәртибе килешү нигезендә төзелә.
6.2. Зеленодол муниципаль районы гербын куллануның башка очраклары җирле үзидарә органнары һәи хезмәткәрләренең норматив һәм хокук актлары белән билгеләнә.

7.Нигезләмәне бозган өчен җаваплылык
7.1. Шушы нигезләмәне бозып Зеленодол муниципаль районы гербын файдалану, шулай ук хурлау Рәсәй Федерациясе кануннары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

8.Йомгаклау нигезләмәсе.
8.1. Зеленодол муниципаль районы гербының составына(рәсеменә) төрле бизәкләр, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми символлары элементларын кертү Рәсәй Федерациясе кануннары һәм Татарстан Республикасының норматив хокук актлары нигезендә генә рөхсәт ителә. Бу үзгәрешләрне шушы нигезләмәнең 3 нче маддәсен үзгәртү юлы белән генә кертеп була.
8.2. Зеленодол муниципаль районы гербының куллану хокукы Зеленодол муниципаль районы җирле үзидарә органнарына бирелә.
8.3. Зеленодол муниципаль районы гербы җирле үзидарә вәкаләтле органы белән расланган вакытыннан бирле 1993 елның 9 июлендәге 5351-1 номерлы канун нигезендә Рәсәй Федерациясенең “Авторлык хокукы һәм катнаш хокуклар турында” авторлык хокукы сакланмый.
8.4. Шушы нигезләмәнең таләпләрен үтәвен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесенә йөкләнә.
8.5.Шушы нигезләмә аны рәсми бастырып чыгару көненнән үз көченә керә.

Соңгы яңарту: 2022 елның 22 июне, 19:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International