Флаг турында нигезләмә

Зеленодол муниципаль район Советының
2006 нчы елның 15 нче декабрендәге
121 нче номерлы карарына 1 нче номерлы өстәмә.

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль район
флагы турында нигезләмә

Бу нигезләмә белән Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль район флагының тасвирламасы һәм рәсми куллану тәртибе билгеләнә.

1. Гомуми нигезләмә.

1.1. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль район флагы (аннан соң - Зеленодол муниципаль район флагы) Зеленодол муниципаль район гербы вексиллология кагыйдәләре һәм тиешле традицияләр нигезендә төзелгән, һәм тарихи, мәдәни, иҗтимагый-экономик, милли һәм кайбер җирле гореф-гадәтләрне чагылдыра.
1.2. Флаг турында нигезләмә һәм Зеленодол муниципаль район флагы сурәтенең төп нөсхәсе Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль район Советы аппаратында саклана, кызыксынган барлык кешеләр таныша ала.

2. Зеленодол муниципаль район флагының статусы.

2.1.Зеленодол муниципаль район флагы Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының рәсми символы булып тора.
2.2.Зеленодол муниципаль район флагы Рәсәй Федерациясенең Дәүләт геральдик регистрына һәм Татарстан Республикасы Геральдик регистрына кертелергә тиеш.

3.Зеленодол муниципаль район флагы символикасының
тасвирламасы һәм нигезләнүе.

3.1.Зеленодол муниципаль район флагы символикасының тасвирламасы.
“ Зеленодол муниципаль район флагы –яшел турыпочмаклы өлгедән гыйбәрәт, киңлегенең озынлыкка чагыштырмасы 2:3 , аскы яктан дүрт буй (өстән аска) –ак төс өлгенең 1/ 60 өлешен, зәңгәр, ак һәм зәңгәр төсләр өлгенең 1/10 өлешен, өске буйга янәшә үк- сары ладья сурәте , ак җилкән фонында елан белән чорналган сары кызыл контурлы чүкеч сурәтләнгән” .
3.2.Зеленодол муниципаль район флагы символикасының нигезләнүе.
Флаг район гербы нигезендә эшләнгән.Төп фигура –ладья-символик рәвештә районның төп экономик тармагын-суднолар төзүне чагылдыра.Зеленодол шәһәрендә А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы урнашкан.
Җилкәндә чүкеч сурәте –районның әйдәп баручы сәнәгать предприятиясе –«Серго исемендәге завод»(Позис) җитештерү оешмасы символы.
Кадуцей (бу очракта елан белән уратып алынган чүкеч) уңышлы сәүдә символы булып тора.
Өлгенең яшел төсе районның исемен күрсәтә. Яшел төс шулай ук табигать,сәламәтлек ,экология, тормыш үсеше символы булып тора.
Аксыл-зәңгәр (зәңгәр төс) - Иделне символлаштыра , чөнки ул район хуҗалыгында мөһим роль уйный.
Буйлар аллегорик рәвештә районны кисеп үткән Мәскәү-Казан (М7) федераль трассаны күрсәтә. Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, дуслык һәм иминлек символы.
Аксыл-зәңгәр - намус, намуслылык, рухи байлык символы.
Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.
Куе кызыл (кызыл төс) - хезмәт, көч, кыюлык, матурлык символы.
3.3.Авторлык төркеме:
Флагның идеясе: Михаил Деркунский (Каменск-Шахтинский), Сергей Когогин (Яшел Үзән).
Геральдикага өстәмә Татарстан Республикасының Президент янындагы Геральдик киңәшмә һәм Рәсәй геральдистлар берләшмәсе белән берлектә эшләнде. Составта:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнулин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Вячеслав Мишин (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

4.Зеленодол муниципаль район флагын яңадан күчерү тәртибе.

4.1. Зеленодол муниципаль район флагын яңадан күчерү тәртибе зурлыгына һәм техник башкаруга карамастан , Нигезләмәнең 3 нче маддәсе 3.1. пункты геральдик тасвирламага төгәл туры килергә тиеш.
Флагның рәсемен бозган яки композициясен, я төсен үзгәрткән, геральдик чикләрдән чыккан өчен башкаручы җаваплылыкка тартыла.
.
5. Зеленодол муниципаль район флагын рәсми куллану тәртибе.

5.1 . Зеленодол муниципаль район флагы даими күтәрелгән булырга тиеш:
- муниципалитет милкендә булган җирле үзидарә органнары, предприятияләр, учреждениеләр һәм оешмалар биналарында ;
- Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, Зеленодол муниципаль районы рәсми вәкиллекләр, Зеленодол муниципаль районы чигеннән тыш булган биналарда .
5.2. . Зеленодол муниципаль районы флагын җирле үзидарә вәкиллекләре органнарының утырыш залларында һәм җирле үзидарәгә сайлап куелган затларның эш кабинетларында; муниципалитет милкендә булган предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларда урнаштырыла.
5.3. . Зеленодол муниципаль район флагы Зеленодол муниципаль районы башлыгының һәм башка сайланып куелган җирле үзидарә затларының транспорт чараларында урнаштырыла ;
- муниципалитет милкендә булган транспорт чараларында .
5.4. Зеленодол муниципаль район флагы җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелә торган рәсми церемонияләрдә һәм башка тантаналы чараларда күтәрелә.
5.5. Зеленодол муниципаль район флагы җәмәгать оешмалары, нинди милек формасына туры килүенә карамастан, учреждение һәм оешмалар үткәрә торган тантаналы чараларда, шулай ук гаилә тантаналарында күтәрелергә мөмкин.
5.6. Зеленодол муниципаль район флагының өске өлешенә матәм вакытында кара тасма беркетелә, озынлыгы флаг өлгесенең озынлыгына туры килә. Зеленодол муниципаль район флагы матәм вакытында күтәрелгән флагштокта яртылаш төшерелгән булырга тиеш.
5.7. Бер үк вакытта Зеленодол муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәргәндә, Зеленодол муниципаль район флагы Татарстан Республикасы флагыннан уңдарак урнаша (әгәр флагларга йөз белән торсалар) .
Бер үк вакытта җөп сандагы флаглар күтәргәндә(икедән артык булганда) Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагы үзәктән сулдарак урнаша (әгәр флагларга йөз белән торсалар).Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагыннан уңда Татарстан Республикасы флагы урнаша. Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагыннан сулда Зеленодол муниципаль районы флагы урнаша; Татарстан Республикасының флагыннан уңда башка муниципаль оешма, җәмгыять берләшмәсе, яки предприятие, учреждение һәм оешманың флаглары урнаша.
5.8. Бер үк вакытта Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагын , Татарстан Республикасы һәм Зеленодол муниципаль районының флагларын күтәргәндә, Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагы үзәктә урнаша. Рәсәй Федерациясе Дәүләт флагының сул ягында Татарстан Республикасы флагы урнаша, Рәсәй Федерациясенең уң ягында Зеленодол районы флагы урнаша.
Бер үк вакытта так сандагы флаглар күтәргәндә (өчтән артык) Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагы үзәктә урнаша (әгәр флагларга йөз белән торсалар).
5.9. Зеленодол муниципаль районы флагының үлчәме Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагы Татарстан Республикасы флагы, Рәсәй Федерациясенең башка субъектлары флагларының үлчәмен арттырып китә алмый, ә Зеленодол муниципаль районы флагының күтәрү биеклеге Рәсәй Федерациясенең Дәүләт флагын, Татарстан Республикасы флагын, Рәсәй Федерациясенең башка субъектлары флагларының күтәрү биеклегеннән югарырак була алмый.
5.10. Зеленодол муниципаль районы флагының сурәте элемент буларак яки геральдик нигезендә аеру билгеләрендә, Зеленодол муниципаль районы башлыгы бүләкләрендә, җирле үзидарә вәкиллекләр органнарында кулланыла ала.
5.11. Зеленодол муниципаль районы рәсеме бланкларда урнашырга мөмкин:
-Зеленодол муниципаль районы башлыгы, башка җирле үзидарә органнарына сайланып куелган дәүләт хезмәтендәге кешеләрдә:
- җирле үзидарә органнарынын вәкиллекле органнары һәм башка җирле үзидарә органнарында;
- муниципаль милектә булган предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләрендә;
- җирле үзидарә органнарының норматив хокук актларында;
- җирле үзидарә органнарының рәсми басмаларында, муниципаль милектә булган предприятие, учреждение һәм оешмаларда;
- район башлыгының җирле үзидарәсе органнарында дәүләт хезмәтен үтәүче кешеләрнең,муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә органнары депутатларының, башка җирле үзидарә органнары әгъзаларының, муниципаль милектә булган предприятие, учреждение һәм оешма хезмәткәрләренең таныклыкларында:
- Зеленодол муниципаль районы башлыгының аеру билгесендә, бүләкләрендә;
- җирле үзидарә органнары вәкиллекле органнарының аеру билгеләрендә;
- муниципаль милектә булган транспорт чараларында.
5.12.Зеленодол муниципаль районында флаг урнаштыру рөхсәт ителә:
- Зеленодол муниципаль районы массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында,туган якны өйрәнү басмаларында;
- җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең һәм җирле үзидарә органнары депутатларының грамоталарында,чакыру кәгазьләрендә,визит карточкаларында һәм шулай ук аны куллану геральдик нигезендә эшләнгән тамгаларда, эмблемаларда,кичәләрне бизәү күренешләрендә һәм башка символларда.
5.13.Зеленодол муниципаль районының бланкларын ,мөһерләрен һәм башка флаглар сурәтен ясау, куллану,саклау һәм юк итү тәртибен Зеленодол муниципаль районы җирле үзидарә органнары хәл итә.

6.Зеленодол муниципаль районының милкендә булмаган предприятиеләрдә,учреждениеләрдә,оешмаларда флагны куллану тәртибе.

6.1.Зеленодол муниципаль районының милкендә булмаган предприятиеләрдә,учреждениеләрдә һәм оешмаларда флагны куллану тәртибе килешү нигезендә төзелә.
6 .2.Башка очракларда флагны куллану тәртибе Зеленодол муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләрнең җирле үзидарә хокукый актлары белән гамәлгә кертелә.

7.Нигезләмәнең тәртибен бозу җаваплылыгы.

7.1.Шушы нигезләмә нигезендә Зеленодол муниципаль районының флагын куллану тәртибен бозу һәм Зеленодол муниципаль районының флагын мыскыл итү,Россия федерациясе кануны нигезендә җаваплылыкка тартыла.

8.Йомгаклау нигезләмәсе.

8.1.Зеленодол муниципаль районы флагына нинди дә булса үзгәрешләр һәм өстәмәләр,шулай ук Татарстан республикасының рәсми элемент символларын кертү мөмкинчелеге Россия Федерациясенең кануннары һәм Татарстан республикасының норматив хокукый актлары нигезендә рөхсәт ителә.
Бу үзгәрешләр шушы нигезләмәнең 3 нче маддәсенә таянып кертелгән элементларны ачыкларга тиеш.
8.2.Зеленодол муниципаль районы флагын куллану хокукы Зеленодол муниципаль районының җирле үзидарә органнарына рөхсәт ителә.
8.3.3еленодол муниципаль районының флагын Рәсәй Федерациясенең Зеленодол муниципаль районында 1993 елның 9 нчы июлендә чыккан 5351-1 номерлы канун нигезендә вәкиллекле җирле үзидарә органы белән раслаганнан соң, “Авторлык хокукы һәм катнаш хокуклар турында” авторлык хокукы сакланмый.
8.4. Бу нигезләмәнең үтәлешен тикшерү таләпләре Татарстан Республикасының Зеленодол муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесенә тапшырыла.
8.5.Бу нигезләмә рәсми басылганнан соң гына үз көченә керә.

Соңгы яңарту: 2022 елның 22 июне, 19:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International