Яшел Үзәндә Бөек Җиңү тантанасын 7 майда ук бәйрәм итә башладылар.
Менә инде дүртенче тапкыр “Авангард” стадионында “Җырчы май” фестивале уздырыла. Фестивальдә ветераннар каршында 20хор, шәһәр мәктәпләренең 743 укучысы имтихан тотты – Бөек ватан сугышына багышланган һәм башка хәрби җырларны тантанага килгән халыкка, шул исәптән ветераннарга да бүләк итте. ИҢ яхшы хор дип 3нче гимназия хоры аталды.
9 айда исә Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын традиция буенча шатлыклы күз яшьләре белән бәйрәм итте.
Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Быел Яшел Үзән халкы Җиңү көне Шатлыгын 70 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм 1578 тыл ветераны белән уртаклашты.