Тәүлек эчендә Татарстанда 47 яңа коронавирус очрагы ачыкланды.
Төбәктә авыручылар саны 8282 кә җиткән, дип хәбәр итә ТР да COVID-19 белән көрәш буенча оперштаб.
46 кеше элегрәк авырып китүчеләр белән якыннан элемтәгә кергән, бер читтән килеп чыккан очрак.
7 кеше хастаханәгә озатыла, 40ы өйдә дәвалана.
Иң күп йоктыручылар Казанда теркәлгән - 36. Нурлат районында өч очрак теркәлгән. Безнең Яшел Үзәндә һәм башка районнарда йоктыру очраклары бердән артмый.
Бөтен чорда 7258 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә 162 кеше.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/avyru-yoktyruchylar-sany-arta