Яшел Үзән районында хәрби һәйкәлләрне һәм мемориалларны цифрлаштыру тәмамланды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Хәрби күмүләрнең бердәм интерактив картасы "Бердәм Россия" проекты "Тарихи хәтер" кысаларында төзелә.

Берничә ай дәвамында "Яшь гвардия ЕР" активистлары, яшь армиячеләр һәм Җиңү волонтерлары һәйкәлләрне һәр яктан фотога төшерделәр, координаталарны тикшерделәр, тарихи белешмә җыйдылар һәм барлык мәгълүматларны махсус базага керттеләр.

- Цифрлаштыру барышында без күп кенә мәгълүматларның инде искергән булуын ачыкладык. Без аларны яңарттык. Кайбер һәйкәлләр, кызганычка каршы, югалган булып чыкты. Ә яңалары, киресенчә, бер базага да кертелмәгән. Хәзер безнең район буенча яңартылган мәгълүмат бергә тупланды, - дип сөйләде “Бердәм Россия Яшь гвардиясенең” Яшел Үзән җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Вәлиев.
Яшел Үзән районында 120 һәйкәл бар, шул исәптән 17се Яшел Үзән шәһәрендә.

Илнең барлык һәйкәлләре, мемориаллары һәм хәрби күмүләре турында мәгълүматлар - ә алар 125 меңнән артык - "Яндекс" эзләү системасында "Мин хәтерлим" интерактив картасында тәкъдим итәчәкләр. Анда Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле музейлар турында мәгълүмат урнаштырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International