Депутат сүзендә торды

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Түбән Урысбага мәдәният йортында яктырту җиһазлары алыштырылды.
Аларның төзексезлеге турында мөрәҗәгать Түбән Урысбага авыл җирлеге депутаты Илнар Альберт улы Җиһаншинга җиткерелә. Тиздән авыл мәдәният йортында приборлар алыштырылып та куела.

- Мәдәният йортын яктырту күптән тузган иде инде, ә аны алыштыру өчен акча булмады. Без депутатыбызга ярдәме өчен бик рәхмәтле. Халык сайлаган кешенең депутат срогы дәвамында янәшә булып, аларның теләкләрен ишетеп, ярдәм итәргә омтылуы шатландыра, - дип уртаклаша җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International