"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" фестиваленең зона этабында Яшел Үзән районыннан килгән гаилә җиңүчеләр өчлегенә керде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Ул Кама Тамагы бистәсендә узды, анда республиканың сигез районыннан вәкилләр катнашты.

Яшел Үзән районы данын Олы Күлбаш авыл мәдәният йорты мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева яклады.

Аның нәселеннән, бер яшьтән 80 яшькә кадәр булган, 18 вәкил катнашында кызыклы программа әзерләнгән иде һәм алар мактаулы 3 урынны яулады. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International