Татарстанда тәүлек эчендә 31 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлек эчендә 38 кеше тернәкләнеп, хастаханәдән чыккан.

Казанда бер тәүлек эчендә 18 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә яңа пациентларның иң аз саны Чаллыда (ике), Алексеевск, Әлки, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Чистай районнарында ( берәр) теркәлгән.

Яшел Үзән районында COVID-19 яңа дүрт очрак.

ТРда коронавирус тарала башлаганнан бирле 19 899 коронавирус инфекциясе очрагы, 439 кеше үлгән һәм 17 011 савыккан кеше теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International